Реактив каршылык

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Электродинамика

Импеданс. Каршылык уйланма координатларында

Реактив каршылык (tat.lat. Reaktiv qarşılıqКалып:Deadlink) — электр алмаш агымыннан электр яки магнит кырына (һәм киресенчә) энергиянең тапшыруы сәбәпле хасил булучы электр каршылык.

Реактив каршылык Импедансның уйланма өлешен билгели:

Z — импеданс
Z=R+jX
R — актив каршылык (омлы каршылык)
X — Реактив каршылык,

биредә j — уйланма берәмлеге


Реактив каршылык очраклары

  • X>0 — элемент индуктивлык үзлекләрен күрсәтә.
  • X=0 — актив каршылыклы элемент
  • X<0 — элемент сыешлык үзлекләрен күрсәтә.

Индуктив һәм сыешлык каршылыклар реактив каршылыкны билгели:

X=XLXC

Индуктив каршылык

Индуктив каршылык (XL) элементта үзиндукция сәбәпле хасил була.

Индуктив каршылык:

XL=ωL=2πfL

биредә: ω - әйләнү ешлыгы

f - алмаш агым ешлыгы
L - индуктивлык

Сыешлык каршылыгы

Сыешлык каршылыгы (XC) - элемент сыешлыгына C һәм алмаш агым ешлыгына f бәйле:

XC=1ωC=12πfC
биредә ω — әйләнү ешлыгы,
ω = 2πf.

Сыешлык каршылыгы агым ешлыгы һәм кондесатор сыешлыгы кимү белән арта. Даими агым өчен сыешлык каршылыгы чиксез зур. Шуңа күрә даими агым конденсатор аша уза алмый.

Моны да карагыз

Әдәбият

  • Сивухин Д. В. Общий курс физики. — Изд. 4-е, стереотипное. — М.: Физматлит; Изд-во МФТИ, 2004. — Т. III. Электричество. — 656 с. — ISBN 5-9221-0227-3; ISBN 5-89155-086-5.
  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7