Лоренц көче

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Электродинамика

Лоренц көче (tat.lat. Lorents köçeКалып:Deadlink)— электромагнит кырда хәрәкәт итүче корылган кисәкчеккә тәэсир итүче көч.

Электр кыры 𝐄 һәм магнит кыры 𝐁 тарафыннан тәэсир итүче көч түбәндәгечә табыла (СИ) :

𝐅=q(𝐄+[𝐯×𝐁])

Шушы тигезләмәне Һоланд галиме Һендрик Лоренц 1892 елда ача. Макроскопик рәвештә Лоренц көче Ампер көченә әверелә.

Лоренц көче тигезләмәсе

Корылган кисәкчек

f - Лоренц көче. q- кисәкчек коргысы, коргының тизлеге - v. Алмаш E - электр кыры һәм алмаш B - магнит кыры.

Тышкы электр кырында E - көчәнешлелеге белән, магнит кырында B - индукциясе белән хәрәкәт итүче v-тизлеге белән корылган кисәкчеккә (q - коргысы белән) тәэсир итүче F көч СИ системасында:

𝐅=q(𝐄+𝐯×𝐁)

гомуми очракта:

𝐅(𝐫,t,q)=q𝐄(𝐫,t)+q𝐫˙×𝐁(𝐫,t),

биредә r — корылган кисәкчек радиус-векторы

t — вакыт, югары нокта - вакыт буйлап чыгарылманы билгели.

Өзлексез коргы бүленеше

Лоренц көче - f. ρ - коргының бүленеше. J - агым тыгызлыгы.

Өзлексез коргы бүленеше Лоренц көче түбәндәгечә табыла:

d𝐅=dq(𝐄+𝐯×𝐁)

биредә: корылган кисәкчеккә-dq тәэсир итүче көч-dF

Ковариант күренеш

4-үлчәнешле көч 4-үлчәнешле тизлек ярдәме белән табыла :

μ=qFνμuν
биредә: μ — 4-көч, q — кисәкчек коргысы, Fνμ — электромагнат кыр тензоры, uν — 4-тизлек.

Аерым очраклар

(B,v) авышу почмагы 90

Корылган кисәкчек магнит кыры сызыкларында перпендикуляр рәвештә хәрәкәт иткәндә, аңа тәэсир итүче Лоренц көче юнәлеше.

Бериш магнит кырында, кисәкчек хәрәкәтенең сызыгына перпендикуляр очракта, корылган кисәкчек Лоренц көче тәэсиреннән r-радиуслы әйләнәдә хәрәкәт итә.

Лоренц көче - үзәккә омтылу көче ролен уйный:

СГС:

mv2r=|q|cvBr=cm|q|vB

СИ:

mv2r=|q|vBr=m|q|vB

Лоренц көче эше нульгә тигез.

Әгәр тизлек v  << яктылык тизлеге булса, әйләнүле тизлек ω  тизлектән v  бәйле булмый:

СГС:

ω=|q|Bmc

СИ:

ω=|q|Bm

(B,v) авышу почмагы α 

Әгәр магнит индукциясе 𝐁 векторы белән тизлек v  арасындагы авышу почмагы α  булса, кисәкчек винт сызыгында (r -радиус, винт адымы - h ) хәрәкәт итә:

СГС:

r=mc|q|vsinαB,
h=2πBmc|q|vcosα

СИ:

r=m|q|vsinαB,
h=2πBm|q|vcosα

Моны да карагыз

Әдәбият

  • Сивухин Д. В. Общий курс физики. — Изд. 4-е, стереотипное. — М.: Физматлит; Изд-во МФТИ, 2004. — Т. III. Электричество. — 656 с. — ISBN 5-9221-0227-3; ISBN 5-89155-086-5.
  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7