Электр көчәнеше

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:УК Калып:Электродинамика

Электр көчәнеше (tat.lat. Elektr köçäneşeКалып:Deadlink) - физик скаляр зурлык, электр кыры сынау коргысы А ноктасыннан В ноктасына күчерү эше әлеге коргыга чагыштырмасы.

UAB=Aq:A>Bfieldq.

биредә UAB - А һәм В нокталары арасында көчәнеше, А - эш, q - сынау коргысы

Потенциаль электр кырында бу эше коргының юлыннан бәйле булмый. Шуңа күрә электр көчәнеше UAB потенциал аермасына тигез.

яки:

UAB=AB(E,dl)

биредә Е - Электр кыры көчәнешлелеге

U - электр көчәнеше

СИ үлчәү системасында электр көчәнеше потенциаллар аермасы кебек Вольт (В) белән үлчәнә.

Электр кырының ике ноктасы арасында микъдары 1 кулон булган электр коргысын күчергәндә 1 джоуль эш башкарылса, бу ике нокта арасында потенциаллар аермасы яки көчәнеш 1 вольтка тигез дип исәпләнә.

Урта көчәнеш зурлыгы

Урта көчәнеш зурлыгы:

Um=1T0Tu(t)dt

Чистә синусоида өчен урта көчәнеш зурлыгы нульгә тигез

Уртаквадрат көчәнеш зурлыгы

Уртаквадрат көчәнеш зурлыгы (яки көчәнешнең тәэсир итү кыйммәте) тәҗрибә исәпләве өчен кулланыла:

Uq=1T0Tu2(t)dt

Синуслы көчәнеш өчен:

Uq=12UM0,707UM;UM=2Uq1,414Uq

Техникада һәм көнкүрештә ягъни шушы көчәнеш зурлыгы үлчәнә.

Урта турайтылган көчәнеш

Күбесе исәпләү әсбаплары, җайланмалары Урта турайтылган көчәнешне үлчиләр:


Um=1T0T|u(t)|dt.


Синуслы көчәнеш өчен:

Um=2πUM(0,637UM)=22πUq(0,9Uq).

Күбесе вольтметрлар, исәпләү әсбаплары ягъни Урта турайтылган көчәнешне үлчәп күрсәтәләр.

Әдәбият

  • Орир, Джей — Популярная физика: [пер. с англ.].: Мир, 1966. — 446 с.
  • Учебник «Элементарный учебник физики» под ред. Ландсберга Г. С., Часть 2 (Электричество и магнетизм.)
  • Трофимова Т. И. Курс физики: Учеб. пособие для вузов.—2-е изд., перераб. и доп.— М.: Высш. шк., 1990.—478 с.: ил. ISBN 5-06-001540-8