Магнит кыры

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Электродинамика

Электр агымы I үткәргеч буйлап үткәндә тирәсендәге магнит кыры В булдыра
Даими магнит тирәсендә магнит кырының көч сызыклыры

Магнит кыры - хәрәкәт итүче электр коргылары һәм магнит моментына ия булган җисемнәргә тәэсир итүче көчләр кыры, бердәм электромагнит кырының өлеше.

Магнит кыры коргылы кисәкчекләр агымы яки атомдагы электроннарның магнит моментлары (даими магнитта) тарафыннан булдырыла.

Шулай ук магнит кыры электр кыры үзгәргәндә хасил була.

Магнит кырының төп көч сыйфатламасы - магнит индукциясе векторы В булып тора, математик карашы буенча ул вектор кыры 𝐁=𝐁(x,y,z) белән тасвирлана.

Еш кына магнит индукциясе векторы кыскача магнит кыры дип атала.

Магнит кыры шулай ук бүтән мөһим сыйфатламасы - вектор потенциалы белән тасвирлана.

Вакуумда магнит мохите булмаганда магнит кыры көчәнешлелеге векторы Н белән тасвирлана, чөнки вакуумда Н = В. Ләкин магнит мохитендә Н шул физик мәгънәгә ия булмый һәм гомуми очракта В кулланыла.

Махсус чагыштырмалылык теориясендә магнит кыры - электр кырларының нәтиҗәсе булып карала.

Магнит һәм электр кырлары бергә электромагнит кырын булдыра, аның нәтиҗәсе - яктылык һәм бүтән электромагнит дулкыннары булып торалар.

Кырның квант теориясе буенча магнит кыры - электромагнит кырының аерым очрагы булып тора һәм фундаменталь массасыз бозон - фотон белән таратыла.

Магнит кыры Био — Савар — Лаплас кануны һәм гомуми очракта Максвелл тигезләмәләре белән тасвирлана.

𝐅=q[𝐯,𝐁],
𝐅=(𝐦)𝐁.

Магнит кыры энергиясе

Гомуми очракта:

𝐁=μ0μ^𝐇
Bi=μ0μijHj

Энергия тыгызлыгы:

w=μ0μi(Hi)22=(Bi)2/μi2μ0

вакуумда μ=1, шуннан:

w=μ0H22=B22μ0=ϵ0c2B22

Индуктивлык кәтүгендә:

W=ΦI2=LI22

биредә:

Калып:Math — магнит агымы,
Калып:Math — электр агымы,
Калып:Math — индуктивлык

Матдәләрнең төрле магнит үзлекләре

Төрле микроскопик структуралар төрле магнит күренешләрен булдыра:

Әдәбият

  • Сивухин Д. В. Общий курс физики. — Изд. 4-е, стереотипное. — М.: Физматлит; Изд-во МФТИ, 2004. — Т. III. Электричество. — 656 с. — ISBN 5-9221-0227-3; ISBN 5-89155-086-5.
  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7