Индуктивлык

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Электродинамика

Индуктивлык кәтүге

Индуктивлык яки үзиндукция коэффициенты - йомык контурда үткәрүче электр агымы һәм ул булдырган бөтен магнит агымы арасында пропорциональлек коэффициенты:

Ф = LI

биредә Ф - магнит агымы, I - электр агымы, L -индуктивлык

Гомуми очракта болай языла:

Ψ=LI

Ψ — бөтен магнит агымы

Туры озын үткәргеч өчен индуктивлык магнит кыры энергиясеннән чыгарыла.

Контурда электр агымы үзгәргәндә үзиндукциясе ЭЙК (электр йөртүче көче) хасил була, ул индуктивлык ярдәмендә тасвирлана:

i=dΦdt=LdIdt.

Шулай итеп, бер секундада электр агымы 1 Амперга үзгәргәндә хасил булган үзиндукциясе көчәнеше (ЭЙК) индуктивлыкка тиң.

Шулай ук индуктивлык электромагнит кырының энергиясен билгели:

W=LI22.

Зур индуктивлык белән чылбыр өлешләре индуктивлык кәтүге төрендә ясала.

Югары ешлыкта ялгыз, хәттә туры үткәргеч тә кече индуктивлыгына ия, аны исәпкә алырга кирәк.

Үлчәнү

СИ системасында индуктивлык генри (Гн) белән үлчәнә. СГС, СГСМ системаларында ул сантиметрлар белән үлчәнә, 1 Гн = 109 см; 1 см = 1 нГн.

L билгесе Эмилий Ленц хөрмәтенә кабул ителгән.

Кайбер индуктивлыклар

Соленоид

Көндексез соленоид
  • Көндексез соленоид өчен
L=μ0N2S/l.
  • Көндекле соленоид өчен:
L=μ0μN2S/l.

биредә N - чорнамнар саны

μ0магнит даимие
S - аркылы кисем мәйданы
μ - көндекнең магнит үткәрүчәнлеге

Торроидаль кәтүк

Торроидаль кәтүк

Чиксез соленоид индуктивлыгы:

L=N2μ0μS2πr,

Шуннан торроидаль кәтүк индуктивлыгы иң яхшы якынчалыгы:

L=N2μ0μh2πlnRr,

Биредә: R - тышкы радиус, r - эчке радиус, h - биеклек.

Озын туры үткәргеч

Озын туры үткәргеч индуктивлыгы өчен якынча тигезләмә:

L=μ02πl(μelnlr+14μi),

биредә μ0магнит даимие,

μe — тышкы мохитнең чагыштырма магнит үткәрүчәнлеге (вакуум өчен μe=1),
μi — үткәргечнең чагыштырма магнит үткәрүчәнлеге
l — үткәрчеч озынлыгы,
r<<l — үткәргечнең кисеме радиусы.

Әдәбият

  • Сивухин Д. В. Общий курс физики. — Изд. 4-е, стереотипное. — М.: Физматлит; Изд-во МФТИ, 2004. — Т. III. Электричество. — 656 с. — ISBN 5-9221-0227-3; ISBN 5-89155-086-5.
  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7