Фарадей кануны

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фарадей дискы
dA — өслек Σ(t) өлеше, B — магнит кыр, B·dA — скаляр тапкырчыгыш B һәм dA
Вектор кыр F(r, t), өслек Σ, ∂Σ кәкре сызык, v - тизлек.
Фарадей сынавы. Индукция феномены ачылуы

Фарадей кануны яки Электромагнит индукциясе кануны (tat.lat. Faradey qanunıКалып:Deadlink) - электродинамикада нигезле канун, трансформаторлар, дросселләр, генераторлар, электрдвигательләр эшләвенең нигезендә ята.

Фарадей кануны буенча:

Һәр йомык контурда электр йөртү көче контурның магнит агымның үзгәреше тизлегенә тигез.

яки

Булдырылган электр йөртү көче (ЭЙК) магнит агымның үзгәреше тизлегенә тигез

Электромагнетик индукция 1831 елда Майкл Фарадей һәм Джозеф Генри тарафыннан ачыла.

Фарадей кануны дифференциаль күренештә

Фарадей кануны Максвелл дифференциаль тигезләмәсендә болай күренә:  𝐱 𝐄 =  𝐭𝐁

биредә E - Электр кырының көчәнешлелеге, B - магнит кыры.

Фарадей кануны интеграл күренештә

Фарадей кануны Максвелл интеграл тигезләмәсендә болай күренә:

||=|dΦBdt| ,

кайда || - электрик хәрәкәткә этәрүче көч

магнит агымы

ΦB=Σ(t)𝐁(𝐫,t)d𝐀 ,

биредә dA — өслек Σ(t) өлеше, B — магнит кыры, B·dA — скаляр тапкырчыгыш B һәм dA.

Фарадей - Максвелл тигезләмәләре

Үзгәрүчән магнит кыры электр кырын булдыра, шуны Фарадей - Максвелл тигезләмәләре тасвирлый:

дифференциаль күренеш:

×𝐄=𝐁t

× - Ротор билгели
E — электр кыры
B — магнит ташкының тыгызлыгы


интеграл күренеше:

Σ𝐄d=Σt𝐁d𝐀
Σ — өслек, ∂Σ - контур

Тышкы сылтамалар