Био — Савар — Лаплас кануны

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Электродинамика Био — Савар — Лаплас кануны (tat.lat. Bio — Savar — Laplas qanunı Калып:Deadlink) — магнитостатикада төп физик кануны, магнит кыры индукциясе векторының электр агымына бәйләнешен тасвирлый.

Био һәм Савар тәҗрибәләре нәтиҗәсендә 1820 елда ачылган. Лаплас хәрәкәт итүче коргы өчен магнит кырын исәпләп чыгарган.

Био — Савар — Лаплас кануны нечкә үткәргеч өчен

Био — Савар — Лаплас кануны үткәргеч аша электр агымы I үткәндә барлыкка килгән магнит кырының индукциясе тасвирлый (СИ үлчәү системасында):

𝐁(𝐫0)=μ04πγI[d𝐫×(𝐫0𝐫)]|𝐫0𝐫|3=μ04πγI[d𝐫×𝐞𝐫,𝐫𝐨](𝐫0𝐫)2,

биредә I - контурдагы агым

𝐫0 - магнит кырының ноктасы
r - контурның нокталары
dr - контурның өлеше
𝐞𝐫,𝐫𝐨 - берәмле вектор

Әгәр хисап ноктасы магнит кырының табу ноктасына тигез булса, формула гадиләштерелә:

dB=μ04πI[r×dr]r3=I107[r×dr]r3,
биредә r - үткәргечнең кәкре сызыгының векторы
I - агым
r - r модуле,
dB - магнит индукциясенең векторы,
dr - үткәргеч өлеше.

d𝐁 юнәлеше d𝐥d𝐫 һәм 𝐫𝐫0 векторларының яссылыгына перепендикуляр була.

d𝐁 векторының модуле СИ системасында түбәндәгечә табыла:

dB=μ04πIdlsinαr2.
α - магнит индукөиясе В векторы белән туры үткәргеч арасындагы авышу почмагы

Вектор потенциал СИ системасында түбәндәгечә табыла:

𝐀(𝐫0)=μ04πγI(𝐫)𝐝𝐥|𝐫0𝐫|.

Био — Савар — Лаплас кануны беришсез агымнар өчен

Әгәр магнит кыры чыганагының - агымның тыгызлыгы j кыры булса (беришсез агымнар очрагы), Био — Савар — Лаплас кануны түбәндәгечә табыла:

𝐁(𝐫0)=μ04π[ 𝐣dV, 𝐫0𝐫 ]|𝐫0𝐫|3,

биредә j = j(r),

dV - күләм өлеше

Вектор потенциалы:

𝐀(𝐫0)=μ04π𝐣(𝐫)dV|𝐫0𝐫|.

Био — Савар — Лаплас кануны Максвелл тигезләмәләрендә

Максвелл тигезләмәләре интеграль күренештә магнитостатика өчен:

S𝐁d𝐒=0

- магнит кыры өчен Гаусс теоремасы варианты

һәм

S𝐁d𝐥=μ0I=μ0S𝐣d𝐒

Магнит кыры циркуляциясе өчен дифференциаль күренештә:

div𝐁=0
rot𝐁=μ0𝐣,

биредә: j — агым тыгызлыгы (СИ),

Гаусс системасында:

μ0 урынына 4πc була.

Моны да карагыз

Әдәбият

  • Сивухин Д. В. Общий курс физики. — Изд. 4-е, стереотипное. — М.: Физматлит; Изд-во МФТИ, 2004. — Т. III. Электричество. — 656 с. — ISBN 5-9221-0227-3; ISBN 5-89155-086-5.
  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7