Набла операторы

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Набла операторы (Һамилтон операторы) — вектор дифференциаль операторы, аның компонентлары координаталар буенча аерым чыгарылмага тигез.

Набла символы белән билгеләнә, Юникодта U+2207, ∇.

Өч үлчәмле Евклид фәзасында турыпочмак Декарт координатларында набла операторы болай билгеләнә:

=xi+yj+zk,

биредә i,j,kx,y,z күчәрләре буенча берәмлекле векторлар.

Набла операторы ярдәмендә вектор анализының төп гамәлләре тасвирлана: grad (градиент), div (дивергенция), rot (ротор), шулай ук Лаплас операторы.

Физикада һәм математикада киң кулланыла.

n-үлчәмле набла операторы n-үлчәмле фәзада билгеләнә:

=x1e1+x2e2+...+xnen,

биредә e1,e2,...,en — берәмлекле векторлар

Үзлекләр

Градиент

Набла операторы һәм ϕ функциясе скаляр тапкырчыгышы градиентка тигез (вектор):

ϕ=ϕxi+ϕyj+ϕzk=gradϕ,

Дивергенция

Набла операторы һәм a векторы скаляр тапкырчыгышы дивергенциягә тигез (скаляр):

a=xax+yay+zaz=axx+ayy+azz=diva,

a шулай ук (,a) дип языла

Ротор

Набла операторы һәм a векторы вектор тапкырчыгышы роторга тигез (вектор):

×a=|ijkxyzaxayaz|=(azyayz)i + (axzazx)j + (ayxaxy)k=rota

×a шулай ук [,a] дип языла

Лаплас операторы

Набла операторлары =2 скаляр тапкырчыгышы Лаплас операторы (скаляр операторы) дип атала., ул  Δ дип билгеләнә. Декарт координатларында болай билгеләнә:

Δ=2x2+2y2+2z2.

Үзгәртүләр кагыйдәләре

grad(ϕψ)=(ϕψ)=ψϕ+ϕψ=ψgradϕ+ϕgradψ
div(gradϕ)=(ϕ)=()ϕ=2ϕ=Δϕ

Икенче буын операторлар

Скаляр һәм вектор тапкырчыгышлары вариантлары 7 төрле икенче буын операторга китерә:

div(gradf)=(f)
rot(gradf)=×(f)
Δf=2f
grad(divv)=(v)
div(rotv)=(×v)
rot(rotv)=×(×v)
Δv=2v

Яссы кырлар өчен әлеге операторлар бәйсез түгел:

rot(gradf)=×(f)=(×)f=0
div(rotv)=(×v)=(×)v=0


div(gradf)=(f)=()f=2f=Δf


(×(×v))=(v)2v

Берсе векторлар тензор тапкырчыгышы ярдәмендә языла:

(v)=(v)

Үзенчәлекләр

Набла операторы гади вектордан аерылып тора, мәсәлән әлеге оператор векторлар белән коммутатив булмый:

vv,

Мисаллар

  1. z=xy,z=zxi+zyj=yi+xj
  2. z=30yx3,z=zxi+zyj=90yx2i+30x3j

Әдәбият

  • Александрова Н. В. Формирование основных понятий векторного исчисления. // Историко-математические исследования. — М.: Наука, 1982. — № 26. — С. 205-234.
  • Борисенко А. И., Тарапов И. Е. Векторный анализ и начала тензорного исчисления. М.: Высшая школа, 1966, 251 с.
  • Краснов М. Л., Кисилев А. И., Макаренко Г. И. Векторный анализ. Наука, 1978, 160 с. (2-ое изд. УРСС, 2002)
  • Кумпяк Д. Е. Векторный и тензорный анализ. Учебное пособие. Тверь: Тверской гос. университет, 2007, 158 с.
  • Мак-Коннел А. Дж. Введение в тензорный анализ с приложениями к геометрии, механике и физике. М.: Физматлит, 1963, 411 с.
  • Фихтенгольц Г. М. Курс дифференциального и интегрального исчисления, том III. — М.: Наука, 1966.