Евклид фәзасы

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
3-үлчәмле Евклид фәзасында һәр нокта 3 координата белән билгеләнә

Евклид фәзасыЕвклидча геометриянең аксиомалары белән тасвирлана торган 3-үлчәмле фәза яки гомуми мәгънәдә: уңай тамгалы скаляр тапкырчыгыш билгеләнгән фәза.

Евклид фәзасында тискәре һәм уңай почмаклар: φ=arccos((x,y)|x||y|).

n-үлчәмле Евклид фәзасы 𝔼n, дип билгеләнә, шулай ук n билгесе кулланыла.

Математик билгеләмә

Евклид фәзасы уңай чын скаляр тапкырчыгыш барлыгы белән билгеләнә, шуннан скаляр тапкырчыгышның үзлекләре бөтен фәзага хас:

  • Бисызыклылык: һәр векторлар u,v,w һәм һәр чын саннар a,b өчен (au+bv,w)=a(u,w)+b(v,w) һәм (u,av+bw)=a(u,v)+b(u,w);
  • Симметриялелек: һәр векторлар u,v өчен (u,v)=(v,u);
  • Уңай тамгалы итеп билгеләнү: һәр u өчен (u,u)0, һәм (u,u)=0u=0.

Евклид фәзасы мисалы — n координатлар фәзасы түбәндәге билгеләнгән скаляр тапкырчыгыш белән:

(x,y)=i=1nxiyi=x1y1+x2y2++xnyn.

Евклид фәзасында u векторы озынлыгы болай табыла: (u,u) һәм |u| итеп билгеләнә.

Евклид фәзасында u һәм v векторлары арасындагы почмак болай билгеләнә:

φ=arccos((x,y)|x||y|).

Коши-Буняковский тигезсезлегеннән |(x,y)|x||y||1. чыгарыла, шуңа күрә arccos((x,y)|x||y|) билгеләнә.

x һәм y элементлары арасындагы ераклык болай билгеләнә:

d(𝐱,𝐲)=𝐱𝐲=i=1n(xiyi)2.

Мисаллар

Евклид фәзалары мисаллары:

  • 1 үлчәмле 𝔼1 (чын туры сызык)
  • 2 үлчәмле 𝔼2 (евклид яссылыгы)
  • 3 үлчәмле 𝔼3 (3-үлчәмле евклид фәзасы)

Әдәбият

  • Гельфанд И. М. Лекции по линейной алгебре. — 5-е. — М.: Добросвет, МЦНМО, 1998. — 319 с. — ISBN 5-7913-0015-8.
  • Кострикин А. И., Манин Ю. И. Линейная алгебра и геометрия. — М.: Наука, 1986. — 304 с.