Скаляр тапкырчыгыш

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Скаляр тапкырчыгышны векторлар проекциясе ярдәмендә аңлату

Скаляр тапкырчыгыш — ике вектор өстеннән операция нәтиҗәсендә кординатлар системасына бәйсез һәм векторларның озынлыгы һәм арасындагы почмакны тасвирлаучы сан (скаляр).

Х векторының озынлыгы һәм у векторының х векторына проекциясе тапкырчыгышы әлеге операциягә туры килә.

Гадәттә векторларның скаляр тапкырчыгышы болай билгеләнә:

𝐚,𝐛,
(𝐚,𝐛),
𝐚𝐛,

квант механикасында халәт векторы өчен шулай ук Дирак билгәләмәсе кулланыла:

a|b.

Гадәттә скаляр тапкырчыгыш уңай итеп билгеләнгән, ягъни:

𝐚,𝐚>0 барлык a=0.

Югыйсә ул билгеләнмәгән тапкырчыгыш (тензор тапкырчыгышы) дип атала.

Алгебраик билгеләмә

Ике вектор Калып:Nowrap һәм Калып:Nowrap скаляр тапкырчыгышы n-үлчәмле чын фәзада болай билгеләнә:

𝐚𝐛=i=1naibi=a1b1+a2b2++anbn.

Мәсәлән, өч-үлчәмле фәзада векторлар Калып:Nowrap һәм Калып:Nowrap скаляр тапкырчыгышы болай исәпләнә:

 [1,3,5][4,2,1]=14+3(2)+(5)(1)=46+5=3.

Комплекс векторлар Калып:Nowrap һәм Калып:Nowrap скаляр тапкырчыгышы болай билгеләнә:

𝐚𝐛=i=1naibi=a1b1+a2b2++anbn.

Мәсәлән, [1+i,2][2+i,i]=(1+i)(2+i)+2i=(1+i)(2i)+2(i)=3i

Геометрик билгеләмә

AB = |A| |B| cos(θ)

Векторлар озынлыгы һәм арасындагы почмак төшенчәләре кертелгән һәм билгеләнгән очракта (классик геометриядә нәкъ шулай була), скаляр тапкырчыгышы векторларның озынлыгы һәм алар арасындагы почмак ярдәмендә билгеләнә:

𝐚,𝐛=|𝐚||𝐛|cos(𝐚,𝐛)

Заманча аксиоматикада баштарак скаляр тапкырчыгыш билгеләнә, ә аннан вектор озынлыгы һәм почмак чыгарыла.

Үзлекләре

  • косинус теоремасы скаляр тапкырчыгыш ярдәмендә җиңел итеп чыгарыла:
    |BC|2=BC2=(ACAB)2=ACAB,ACAB=AC2+AB22AC,AB=|AB|2+|AC|22|AB||AC|cosA^
  • Векторлар арасындагы почмак:
    α=arccos𝐚,𝐛𝐚,𝐚𝐛,𝐛
  • Векторлар арасындагы почмакны бәяләү:
    𝐚,𝐛=|𝐚||𝐛|cos(𝐚,𝐛) формуласында тамга почмакның косинусы белән билгеләнә (векторлар нормалары һаман уңай), шуңа күрә арасындагы почмак кысынкы булса, скаляр тапкырчыгыш > 0, ә әгәр арасындагы почмак җәенке булса, скаляр тапкырчыгыш < 0.
  • Векторның проекциясе:
    ae=𝐚,𝐞=|𝐚||𝐞|cos(𝐚,𝐞)=|𝐚|cos(𝐚,𝐞), чөнки |𝐞|=1
  • ортогональлек шарты (перпендикулярлык шарты) 𝐚 һәм 𝐛 векторлары өчен:
𝐚𝐛𝐚,𝐛=0
  • Ике вектор 𝐚  һәм 𝐛  - нигезендәге параллелограмм мәйданы:
𝐚,𝐚𝐛,𝐛𝐚,𝐛2 

Коши — Буняковский тигезсезлеге

Сызыкча фәзада Һәр 𝐱 һәм 𝐲 элементлары өчен түбәндәге тигезсезлек үтәлә:

|x,y|2x,xy,y

Заманча билгеләмә

𝕃 - вектор фәзасында - комплекс (яки чын) саннар кыры өстеннән x,y скаляр тапкырчыгыш болай итеп билгеләнә - һәр пар элемент өчен түбәндәге шартлар үтәлә:

  1. 𝕃 сызыкча фәзасында һәр өч элемент x1,x2 һәм y һәм теләгән санннар α,β өчен:
αx1+βx2,y=αx1,y+βx2,y (сызыклылык);
  1. һәр x һәм y өчен:
y,x=x,y, биредә сызык - комплекс иярү[1] дип билгели;
  1. һәр x өчен
x,x0, һәм x,x=0 тик x=0 булган очракта (скаляр тапкырчыгыш уңай).

Әдәбият

  • Александрова Н. В. Формирование основных понятий векторного исчисления. // Историко-математические исследования. — М.: Наука, 1982. — № 26. — С. 205-234.
  • Борисенко А. И., Тарапов И. Е. Векторный анализ и начала тензорного исчисления. М.: Высшая школа, 1966, 251 с.
  • Краснов М. Л., Кисилев А. И., Макаренко Г. И. Векторный анализ. Наука, 1978, 160 с. (2-ое изд. УРСС, 2002)
  • Кумпяк Д. Е. Векторный и тензорный анализ. Учебное пособие. Тверь: Тверской гос. университет, 2007, 158 с.
  • Мак-Коннел А. Дж. Введение в тензорный анализ с приложениями к геометрии, механике и физике. М.: Физматлит, 1963, 411 с.
  • Фихтенгольц Г. М. Курс дифференциального и интегрального исчисления, том III. — М.: Наука, 1966.
  1. комплексное сопряжение