Гравитомагнетизм

testwiki проектыннан
1 мар 2024, 16:13 юрамасы; imported>CommonsDelinker (Replacing Gravity_Probe_B_Confirms_the_Existence_of_Gravitomagnetism.jpg with File:Gravity_Probe_B_Confirms_the_Existence_of_Gravitomagnetism-en.jpg (by CommonsDelinker because: File renamed: [[:c:COM:FR#FR4|C)
(аерм.) ← Искерәк юрама | Соңгы юрама (аерм.) | Яңа юрама → (аерм.)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әйләнә торган җисемнең импульс моменты J гравимагнит кырын Н булдыра
Электромагнетизмда аналогия буенча диполь моменты m магнит кырын В булдыра
Гравитомагнетизм Gravity Probe B дигән иярченнәр миссиясе тарафыннан 2011 елда расланган

Гравитомагнетизм яки гравимагнетизм - әйләнә торган җисем (гравитацион кыр чыганагы) өстәмә көч (гравимагнит көче) булдыру күренеше. Хәрәкәт итүче электр коргылары (электр агымы) магнит кырын булдыра, әлеге күренешнең аналогиясе буенча гравитациядә охшаш феномен гравимагнетизм дип атала, бу эффект Гомуми нисбәтлелек теориясендә күрсәтелә, шуңа күрә аналогия буенча Ньютонның классик гравитациясе "гравиэлектр", ә Эйнштейнның ГЧТ гравитациясе "гравимагнит" дип йөртелә.

Тасвир

Ньютон классик механикасыннан аермалы буларак Эйнштейнның ГЧТдә гравитацион кырда җисем хәрәкәте кырның чыганагы әйләнүеннән бәйләнгән. Хәттә кыр чыганагы массалары бүленеше вакыттан бәйләнмәгән очракта чыганакның әйләнүе тәэсир итә, ләкин зәгыйфь кырда гравимагнит күренеше бик кечкенә.

Зәгыйфь гравитацион кырда кече тизлекләр өчен гравитацион ("гравиэлектр") һәм гравимагнит көчләре аерым алганда тикшереп була һәм гравимагнит көчәнешлелеге өчен тигезләмәләр электромагнетизм Максвелл тигезләмәләренә охшаш.

Әйләнә торган сферик симметрик М-массалы җисем Калып:Math-импульс моменты белән гравимагнит көчен булдыра һәм аның тирәсендәге vc (Калып:Math-яктылык тизлеге) тизлеге белән хәрәкәт итүче m-массалы кисәкчеккә гравитацион көчтән башка тагы гравимагнит көче тәэсир итә, ул электромагнетизмдагы Лоренц көче кебек кисәкчек тизлегенә һәм Калып:Math-гравимагнит кыры көчәнешлелегенә перпендикуляр юнәлгән:

𝐅=mc[𝐯×2𝐁g].

Әйләнә торган масса координаталар башында урнашкан очракта гравимагнит кыры көчәнешлелеге болай исәпләнә:

𝐁g=G2c𝐋3(𝐋𝐫/r)𝐫/rr3,

биредә Калып:Mathгравитацион даими, Калып:Math — радиус-вектор

  • (формула магнит диполе өчен формулага бик охшаш)

Гомуми нисбәтлелек теориясендә гравитация бәйсез көч булмый, ул фәза-вакытның кәкрелеге белән аңлатыла, гравимагнит кыры Калып:Math шул ук геометрик мәгънәгә ия.

Көчле кырларда һәм релятивистик тизлекләр өчен гравимагнит кыры гравитацион кырдан аерым алганда тикшереп булмый.

Гравиэлектромагнетик тигезләмәләр

Гомуми нисбәтлелек теориясе буенча зәгыйфь кыр очракта әйләнә торган масса булдырган гравитацион кыр Максвелл тигезләмәләренә охшаган тигезләмәләр белән тасвирлана:

Гравитоэлектромагнетизм тигезләмәләре Максвелл тигезләмәләре (СГС)
𝐄g=4πGρ  𝐄=4πρem 
𝐁g=0  𝐁=0 
×𝐄g=1c𝐁gt  ×𝐄=1c𝐁t 
×𝐁g=4πGc𝐉+1c𝐄gt ×𝐁=4πc𝐉em+1c𝐄t

биредә:

Гравиэлектромагнит кырында кисәкчеккә Лоренц көче аналогы тәэсир итә:

𝐅m=m(𝐄g+1c[𝐯×2𝐁g]).

биредә:

Гравимагнит кыры зурлыгы

Җиргә тәэсир итүче гравимагнит көче Кояштан юнәлгән һәм 3,1Калып:E Н тигез, бу көч Кояшка юнәлгән гравитацион тартылу көченнән 1Калып:E тапкыр ким, нәтиҗәдә Җир Кояшка тартыла.
  • Әйләнә торган Җир (импульс моменты Калып:Math=7Калып:E кг·м²/с) дә гравимагнит кырын булдыра, экваторда аның тизләнеше 3,1Калып:E м/с² тәшкил итә, бу тизләнеш 3,2Калып:E тапкыр ирекле төшү тизләнешеннән ким (g=9.8 м/с²).

Әдәбият