Үзәккә омтылу тизләнеше

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Үзәктән куу көче Fcf
һәм үзәккә омтылу көче Fcp
𝐅cf=mω×(ω×𝐫)
|𝐅cf|=mω2𝐫

Үзәккә омтылу тизләнеше яки нормаль тизләнеш — кәкре юл өчен тизлекнең вектор юнәлеше үзгәреше җитезлеген тасвирлаучы тизләнешнең бер өлеше, икенче өлеше - тизлекнең модуль үзгәрешен тасвирлаучы тангенциаль тизләнеш булып тора.

Үзәккә омтылу тизләнеше юл кәкрелегенең үзәгенә юнәлгән, шуннан атамасы чыккан, икенче исеме - нормаль тизләнеш.

Әлеге тизләнеш сәбәп булган көчләр суммасы - үзәккә омтылу көче дип атала.

Ньютонның 3-нче кануны буенча үзәккә омтылу көче үзәктән куу көченә тигез. Үзәктән куу көче - инерциаль булмаган хисап системасында кулланыла торган төшенчә.

Тасвир

Үзәккә омтылу тизләнеше болай бирелә:

an=v2R 

яки

an=ω2R ,

где an  — нормаль (үзәккә омтылучы) тизләнеш, v  — юлдагы сызыкча тизлек,

Чыгарылу

  • 𝐯=v𝐞τ - тизлек векторы
  • 𝐞τ - орынма векторы
𝐚=d𝐯dt=d(v𝐞τ)dt=dvdt𝐞τ+vd𝐞τdt=dvdt𝐞τ+vd𝐞τdldldt=dvdt𝐞τ+v2R𝐞n ,

биредә беренче кушылучы — тангенциаль тизләнеш, ө икенчесе — үзәккә омтылу тизләнеше.

  • en  юлга нормаль векторы
  • l  — юлның озынлыгы;
  • dl/dt=v .

Христиан Гюйненс беренче тапкыр үзәккә омтылу тизләнеше өчен тигезләмәне тапкан.

Моны да карагыз

Әдәбият

  • «Центробежная сила» в Большой советской энциклопедии
  • Матвеев А. Н. Механика и теория относительности: Учебник для студентов вузов. — 3-е издание. — М.: ООО *"Издательский дом «ОНИКС 21 век»: ООО "Издательство «Мир и образование», 2003. — с. 405—406