Ферми — Дирак бүленеше

testwiki проектыннан
11 дек 2023, 09:40 юрамасы; imported>InternetArchiveBot (Rescuing 0 sources and tagging 1 as dead.) #IABot (v2.0.9.5)
(аерм.) ← Искерәк юрама | Соңгы юрама (аерм.) | Яңа юрама → (аерм.)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ферми — Дирак бүленеше. Температура күтәргәндә "баскыч" ашала
Ферми — Дирак бүленеше температура функциясе буларак. E-дәрманы биеклекләренең тутыруы температура белән үсә

Ферми — Дирак бүленеше яки Ферми — Дирак статистикасы (tat.lat. Fermi — Dirak büleneşeКалып:Deadlink)- ярым бөтен спин белән бертигез кисәкчәләр энергия биеклеге буйлап термодинамик тигезләнештә бүленеше. Ярым бөтен спинлы кисәкчәләр фермион дип исемләнә, мәсәлән: электрон (1/2 спин), протон (1/2 спин) һәм бүтән. Фермионнар Паули мәсләгенә буйсыналар: ике һәм күбрәк фермион (ярым бөтен спин белән кисәкчек) бер квант халәттә була алмый.

Ферми — Дирак бүленеше 1926 елда итальян галим Энрико Ферми һәм инглиз физигы Поль Дирак тарафыннан тәкъдим ителгән.

Ферми — Дирак һәм Бозе — Эйнштейн бүленешләре квант күренешләрен исәпкә ала. Квант тәэсире (N/V) ≥ nq тупланышында барлыкка килә.

nqквант тупланыш: кисәкчәләр арасында ераклыгы кисәкчәләр Де-Бройль дулкыны озынлыгына тигез.

Ферми — Дирак бүленеше әлеге квант дәрәҗәсендә фермион булуының ихтималлыгын тасвирлый.

Уртача кисәкчәләр саны εi энергиясе белән :

ni=giexp(εiμkT)+1,
nii хәлендә урта кисәкчәләр саны,
εii - хәленең энергиясе,
gii-хәленең бозылуы (εi-энергиясе белән халәтләр саны),
μ — химик потенциал (нуль теспературасында EF - Ферми дәрманына тигез),
kБольцман даимие,
T — абсолют температура

Идеаль ферми-газда түбән температурасында μ=EF. Бу очракта (энергия дәрәҗәләре тәлгәшләнмәгән очракта) бүленеш функциясе - Ферми - функциясе дип исемләнә:

F(E)=1exp(εiEFkT)+1.

Температураның йогынтысы

Химик потенциал температурага бәйле. Әгәр системаның температурасы TF=EFkB - Ферми температурасыннан түбәнрәк булса якынчалык кулланыла:

μEF

Чынлыкта:

μ=EF[1π212(kBTEF)2+π480(kBTEF)4+].

Кулланыш

Ферми — Дирак бүленеше электр үткәрүчәнлеген, Ферми өслеген тасвирлый.

Моны да карагыз

Әдәбият

  • Бозе — Эйнштейна статистика // Большая советская энциклопедия: В 30 т. / Главный редактор А. М. Прохоров. — 3-е издание. — М.: Советская энциклопедия, 1970. — Т. 3. Бари — Браслет. — 640 с.