Людвиг Больцман

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Шәхес

Больцман кабере Вена үзәк зиратында

Людвиг Больцман (алманча Ludwig Eduard Boltzmann, tat.lat. Ludwig Edward BoltsmanКалып:Deadlink, 20 февраль 1844, Вена, Австрия империясе — 5 сентябрь, 1906, Дуино, Италия) - Австриянең мәшһүр физик-теоретигы, нөфус (статистик) механикасын, молекуляр-кинетик теориясен төзүче. Австрия Фәннәр Академиясе әгъзасы, Санкт-Петербург һәм башка фәннәр академияләренең мөхбир әгъзасы.

Людвиг Больцман 1872 елда Һ-Теореманы тикшереп ача. Шушы теоремада бөек галим беренче тапкыр Дөнья тарихында Вакытның кире кайтмаслыгын, «Дөньяның җылылык үлеме»н, тәртипсезлек (энтропия) артуын, «Вакыт машинасы»н ясау мөмкин булмавын исбатлый, Вакыт угын билгели. Замандашлары Больцманны Һ-Теорема өчен бик тәнкыйтьли башлыйлар, аны кимсетеп чыгышлар ясыйлар, эзәрлекли башлыйлар, Һ-Теореманы «мәрхәмәтсез теорема» дип атыйлар. Шушы эзәрлекләүләре нәтиҗәсендә Людвиг Больцман 1906 елда үз-үзенә кул сала.

Больцман үлеменнән соң бер гәҗиттә «Үтерүче теорема» исемле мәкаләдә болай дип язалар: Калып:Цитата

Людвиг Больцман таш каберендә "Һ-теорема" баш йомгагы

S=klnW, языла (дөнья тәртипсезлегенең дәрәҗәсе даими артуын тасвирлый).
биредә S - энтропия
W - микрохаләтләр саны
k=1,3806488(13)×1023 Дж·К−1 Больцман даимие.

Фәнни хезмәтләре

Эргодик гөманы

Людвиг Больцман 1871 елда бик мөһим һәм кыю гөманны (гипотеза) тәкъдим итә:

Нөфус ансамбль уртасы вакыт буйлап уртасына туры килә.

Шушы гипотезаны башка фәннәрдә Дарвин, Маркс, Гиббс кулланганнар.

Больцман бүленеше

Классик механика буенча күп хәрәкәт итүче кисәкчәләр тасвирлау нөфус ысулы.

dw=1(2πmkT)3/2exp(p22mkT)dpxdpydpzeukTdVeukTdV(1).

биредә εkin — кисәкчекнең кинетик энергиясе, u — кисәкчә потенциаль энергиясе тышкы кырда,

кисәкчәнең q координатлары, p импульслары белән

dpxdpydpzdV интервалында, dw - табу мөмкинлеге.

m - кисәкчә массасы, T - температура

Максвелл — Больцман бүленеше ике тапкырлаучыдан тора:

dw=[1(2πmkT)3/2exp(p22mkT)dpxdpydpz][eukTdVeukTdV](2).

Беренче тапкырлаучы - Максвелл бүленеше булып тора:

dw=1(2πmkT)3/2exp(p22mkT)dpxdpydpz

Максвелл бүленеше әлеге температурада импульс буйлап кисәкчекне табу ихтималлыгын тасвирлый.

Икенче ихтималлык w - Больцман бүленеше булып тора:

dw=eukTdVeukTdV

Больцман бүленеше әлеге температурада кисәкчә табу урыны ихтималлыгын тасвирлый. Больцман бүленеше - Гиббс бүленешенең аерым очрагы.

Максвелл — Больцман бүленешендә мөһим нәтиҗәсе бар: әлеге импульсның ихтималлыгы кисәкчәнең урынына бәйсез.

Больцман бүленеше - кайчакта тышкы кырда кисәкчәләр бүленеше дип атала.

Больцман кинетик тигезләмәсе

Бүленеш тыгызлыгы f(x, p, t) үзгәрешләрен вакытында тасвирлый:

Бүленеш

f(𝐱,𝐩,t)d3xd3p

кисәкчә санына d³x d³p фаза күләмендә t вакытында пропорциональ була.

Больцман тигезләмәсе:

ft+f𝐱𝐩m+f𝐩𝐅=ft|coll.

биредә F(x, t) — көчләр кыры

Һ-Теорема. «Дөньяның җылылык үлеме»

Больцман H - функцияне болай билгели:

H=defP(lnP)d3v=lnP,

P(v) — ихтималлык.

Больцман тигезләмәсе буенча H үсә алмый.

Больцман тигезләмәдә бик мөһим нәтиҗәне ача:

Энтропия

S=defNkH,
N - кисәкчә саны

Шулай итеп, Энтропия (тәртипсезлек дәрәҗәсе) кими алмый

Шулай итеп, Больцман Икенче Термодинамик нигезен исбатлый.

Шушы теоремада бөек галим беренче тапкыр Дөнья тарихында Вакыт кайтмаслыгын, "Дөньяның җылылык үлеме"н, тәртипсезлек (энтропия) арттыруын, "Вакыт машинасын" ясавы мөмкинсезлеген исбатлый, Вакыт угын билгели.

Стефан–Больцман кануны

1884 елда Больцман 1879 елда Стефан тарафыннан ясалган тәҗрибәләрен теоретик ягыннан тасвирлый. Бу нигезләмә Стефан–Больцман кануны дип атала:

P=SϵσT4,

биредә

σ=π2k460c23,

Стефан–Больцман кануны абсолют кара җисемнең нурланышы егәрлеге температурадан бәйлелеген күрсәтә.

биредә σ=5,670400108 Дж·с−1·м−2 · К−4

Моны да карагыз

Больцманның төп әсәрләре

  • Больцман Л. Очерки по методологии физики. — М., 1929.
  • Больцман Л. Кинетическая теория материи. — М., 1939.
  • Больцман Л. Лекции по теории газов. — М.: Гостехиздат, 1953.
  • Больцман Л. Статьи и речи. — М.: Наука, 1970.
  • Больцман Л. Избранные труды. — М.: Наука, 1984. Часть 1. Часть 2. Часть 3.

Әдәбият

  • Л. Фламм. Памяти Людвига Больцмана // УФН. — 1957. — Т. 61. — № 1.
  • Н.Н. Боголюбов, Ю.В. Саночкин. Людвиг Больцман // УФН. — 1957. — Т. 61. — № 1.
  • Б.И. Давыдов. Великий физик (К 50-летию со дня смерти Людвига Больцмана) // УФН. — 1957. — Т. 61. — № 1.
  • Л. Больцман // Ю.А. Храмов. Физики: Биографический справочник. — М.: Наука, 1983. — С. 38-39.
  • Полак Л.С. Людвиг Больцман 1844—1906. — М.: Наука, 1987. — 208 с.

Тышкы сылтамалар