Бозе — Эйнштейн тупланышы

testwiki проектыннан
14 авг 2021, 10:28 юрамасы; imported>InternetArchiveBot (Rescuing 0 sources and tagging 1 as dead.) #IABot (v2.0.8)
(аерм.) ← Искерәк юрама | Соңгы юрама (аерм.) | Яңа юрама → (аерм.)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бозе — Эйнштейн тупланышы яки Бозе-конденсациясе - квант күренеше. Бозе — Эйнштейн конденсатында нуль яки бөтен спинлы күп кисәкчәләр җыелмасында (бозе-газ яки бозе-сыеклык) тәлгәшләнү[1] температурасыннан түбәнрәк (кисәкчекнең дулкын озынлыгы кисәкчекләр арасындагы ераклыгына тигез) системаның бар кисәкчекләре арасында нуль импульслы халәттәге кисәкчекләрнең чикләнгән өлеше була.

Бозе — Эйнштейн конденсациясе - Бозе — Эйнштейн бүленешенең нәтиҗәсе.

Бозе — Эйнштейн конденсациясенә күчү температурасы:

(өч үлчәмле беришле ирекле кисәкчәләрдән торган газ өчен) :

Tc=(nζ(3/2))2/3h22πmkB,
Tc — чик температурасы,
n — кисәкчәләр концентрациясе
m — масса
hПланк даимие
kBБольцман даимие,
ζ — Риман дзета-функциясе
ζ(3/2)=2,6124

Әлеге тигезләмә Бозе — Эйнштейн бүленешеннән чыгарыла:

ni=gie(εiμ)/kBT1

биредә

εi>μ, ni  — i халәтендә кисәкчәләр саны, gi  — i баскычында халәтләр саны, εi  — i - халәтенең энергиясе, μ — химпотенциал, k — Больцман даимие, T — температура.

Химпотенциал нульгә тигез булган температурасын табабыз.

Ирекле кисәкчәләр очрагында:

εi=p22m
N=i1eεi/kBT1=Vh3d3p1ep22mkBT1=Vh34π2(mkBT)3/20dxxex1=Vh34π2(mkBT)3/2π2ζ(3/2)


Шулай итеп, чик температурасыннан түбәнрәк булган очракта бозе-конденсат нуль импульслы кисәкчәләр өчен - отышлы халәт, шуңа күрә чәчелү процессы бармый.

Кулланылыш

Бозе — Эйнштейн конденсациясе төшенчәсе Үтә үткәрүчәнлекне, Үтә агучанлыкны һәм бар фундаменталь көчләрнең таратучысы статистикасын тасвирлый.

Моны да карагыз

Әдәбият

  • Бозе — Эйнштейна статистика // Большая советская энциклопедия: В 30 т. / Главный редактор А. М. Прохоров. — 3-е издание. — М.: Советская энциклопедия, 1970. — Т. 3. Бари — Браслет. — 640 с.

Сылтамалар

  1. вырождение