Энергия-импульсның тензоры

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:УК

Энергия-импульсның тензорының контрвариант компонентлары

Энергия-импульсның тензоры - матдәнең кырлары энергиясе һәм импульсы тыгызлыгын һәм агымын тасвирлаучы һәм гравитацион кыр белән тәэсир итешүне билгеләүче икенче ранглы симметрик тензор.

Махсус чагыштырмалылык теориясендә охшаш төшенчә - Энергия-импульсның 4-векторы бар.

Тасвир

Энергия-импульс тензорының компонентлары 4x4 симметрик чын сандагы матрица төрендә язылып була:

Tμν = (T00T01T02T03T10T11T12T13T20T21T22T23T30T31T32T33).

Бу тензорда физик зурлыклар күрсәтелгән:

  • T00энергиянең күләмдәге тыгызлыгы, гадәттә ул уңай булырга тиеш, ләкин теориядә тискәре энергия белән өлкәләр исәпкә алыналар. Мисал өчен бу өлкә Казимир эффектында булдырыла.
  • T01, T02, T03 — энергиянең агымы (Пойнтинг векторы) компонентлары яктылык тизлегенә бүленгән. Tμν симметрисе буенча : T = Tμ0
  • 3 x 3 асматрицасы тик фәзаның компонентларыннан тора:
Tik = (T11T12T13T21T22T23T31T32T33)

- бу импульсның агымы тыгызлыгының 3-үлчәмле тензоры, яки тискәре көчәнешләр тензоры.

Сыеклыкның механикасында тензорның диагональ компонентлары - басымга туры килә, ә бүтән компонентлары - тангенциаль көчләргә - көчәнешләргә туры килә, алар үзлелек белән булдырыла.

Сыеклык өчен Энергия-импульсның тензоры диагональ матрицага туры килә: diag(ρc2,p,p,p), биредә ρ массаның тыгызлыгы, а p — гидростатик басым.

  • Гади очракта: тузан сыман матдә өчен Энергия-импульсның тензоры болай бирелә:
Tik=ρuiuk

биредә ρ — тикторыш массаның тыгызлыгы, ui,uk — 4-тизлекнең компонентлары , биредә барлык кисәкчекләр бертигез тизлекләр белән хәрәкәт итәләр.

Каноник энергия-импульсның тензоры

Махсус чагыштырмалылык теориясендә физик кануннар фәза-вакытның барлык юнәлешләрендә бертигез булырга тиеш, шуңа күрә координатларның күчүе кануннарны үзгәртмәскә тиеш. Нөтер теоремасы буенча фәза-вакытның кечкенә күчүенә саклана торган Нөтер агымы туры килә.

Лангранжиан тыгызлыгы M=M(ϕi,μϕi) кечкенә күчүләргә карата инвариант була:

{xμxμ=xμ+δxμϕi(x)ϕi(x)=ϕi(x).

Нөтер теоремасы буенча каноник Энергия-импульсның тензоры саклану кануны чыга:

Tcμν(x)=i=1nM(μϕi)νϕiMδνμ,

Энергия-импульсның тензоры:

μTμνTν,μμ=0.

Контрвариант төрендә Энергия-импульсның тензоры:

Tμν=gνρTμρ=i=1nM(μϕi)νϕiMgμν.

Классик электродинамикада энергия-импульс тензоры

СИ системасында электромагнит кырының энергия-импульс тензоры:

T00=𝐄𝐃2+𝐁𝐇2
(T01T02T03)=(T10T20T30)=1c[𝐄×𝐇]
Tij=EiDj+BiHj12δij(𝐄𝐃+𝐁𝐇)=EiDj+BiHjδijT00.

Tij - өч үлчәмле Максвелл көчәнешләр тензоры

Ковариант төрендә ул болай күренә:

Tμν=1μ0[FμαFαν+14ημνFαβFαβ].


Искәрмәләр

Калып:Искәрмәләр

Әдәбият

  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 8-е, стереотипное. — М.: Физматлит, 2001. — 534 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-9221-0056-4.
  • § 32 — канонический ТЭИ
  • § 94 — метрический ТЭИ.