Тензор

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Икенче ранглы механик көчәнеш тензоры. Өч үлчәмле Декарт системасында тензорның компонентлары матрицаны төзи: σ=[𝐓(𝐞1)𝐓(𝐞2)𝐓(𝐞3)]=[σ11σ12σ13σ21σ22σ23σ31σ32σ33] Матрицаның баганалары - 𝐞1, 𝐞2, һәм 𝐞3 кубның кырларына тәэсир итүче көчләр.

Тензор (латинча tensus - киеренке) - бер сызыкча фәзаның элементларын икенче сызыкча фәзаның элементларына үзгәртүче сызыкча алгебраның объекты.

Тензорларның аерым очраклары - скалярлар, векторлар, бисызыкча формалар һ.б.

Еш кына тензор исәпләве тикшерә торган тензор кыры өчен тензор кыскартмасы кулланыла.

Гадәттә тензор саннар (тензор компонентлары) белән тутырылган күп үлчәмле Xj1j2jsi1i2ir җәдвәле булып күрсәтелә, биредә d - вектор фәзасының үлчәме, анда тензор билгеләнгән, тапкырлаучылар саны - тензорның рангы яки валентлыгы дип йөртелә.

Бу тасвирлама тик базис яки координатлар системасын сайлаудан соң мөмкин була. Базис үзгәргәндә, тензорның компонентлары да үзгәрә. Тензор үзе геометрик объект буларак үзгәрми, мисал өчен вектор - тензорның очрагы - базис үзгәргәндә, компонентлары үзгәрәләр, ләкин вектор үзе үзгәрми.

Гадәттә тензор хәреф аскы (ковариант) һәм өске (контрвариант) индекслары белән билгеләнә: Xj1j2jsi1i2ir.

Базис үзгәргәндә, тензорның ковариант компонентлары базис кебек үзгәрә, ә контрковариант компонентлары базиска каршы рәвештә үзгәрә.

Тензор = компонентлары җыелмасы + базис үзгәргәндә, аларның үзгәртүләр кануны.

Тензорның компонентлары

τjki

Өч векторның тапкырчыгышы кебек үзгәрә:

 aibjck

Мисаллар

Кагыйдәләр

  • Скалярга тапкырлау - тензорның һәр компонентасы скалярга тапкырлау
  • Тензорларның тапкырчыгышы:
στTn+nm+m=TnmTnm.

Компонентлары:

P  klij =AijBkl
  • Тензорның төрелүе - тензорның валентлыгын киметүче махсус тензорлык операция:
B kli =jA  jklji=A  jklji
  • Эйнштейн килешүе: әгәр бертигез хәреф аскы һәм өске индекста очраса, димәк бу әгъза шушы индексның барлык кыйммәтләре буенча суммага тигез:
vk=aibki=iaibki=i=1naibki
  • Ике тензорның төрелүе:
Cjki =mBmiAjkm=BmiAjkm
    • Тензор сызыкча оператор белән төрелүе:
ui =jAjivj=Ajivj
Cji =kBkiAjk=BkiAjk

биредә һәркайда соңгы язма Эйнштейн килешүе буенча күрсәтелә

Әдәбият

  • Акивис М. А., Гольдберг В. В. Тензорное исчисление. — М.: Наука, 1969;
  • Димитриенко Ю. И. Тензорное исчисление: Учеб. пособие. — М.: Высшая школа, 2001. — 576 с. ISBN 5-06-004155-7.
  • Коренев Г. В. Тензорное исчисление: Учеб. пособие. — М.: Издательство МФТИ, 2000. — 240 с. — ISBN 5-89155-047-4.
  • Кочин Н. Е. Векторное исчисление и начала тензорного исчисления (9-е издание). — М.: Наука, 1965;
  • Мак-Коннел А. Дж. Введение в тензорный анализ с приложениями к геометрии, механике и физике. — М.: Физматлит, 1963;
  • Номидзу К. Группы Ли и дифференциальная геометрия. — М.: ИЛ, 1960;
  • Победря Б. Е. Лекции по тензорному анализу: Учеб. пособие. (3-е изд.). — М.: Изд-во МГУ, 1986;
  • Рашевский П. К. Риманова геометрия и тензорный анализ (3-е издание). — М.: Наука, 1967;
  • Шарипов Р. А. Быстрое введение в тензорный анализ. — БашГУ.