Электростатик потенциал

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Электростатик потенциалны исәпләү

Электростатик потенциал — электростатик кырның скаляр энергетик сыйфатламасы, кырның ноктасында куелган уңай берәмлекле коргының потенциаль энергиясен тасвирлый.

СИ системасында үлчәү берәмлеге Вольт белән үлчәнә, 1 В = 1 Дж/Кл

Скаляр потенциал - электродинамикада һәм электростатикада кулланыла торган гомуми төшенчә.

Электростатик потенциал - электрик коргы кыр белән тәэсир итешү потенциаль энергиясенең әлеге коргыга чагыштырмасына тигез:

φ=Wpqp

Электростатик кырның көчәнешлелеге 𝐄 һәм потенциал φ болай бәйләнгән:

AB𝐄𝐝𝐥=φ(A)φ(B)

яки киресенчә:

𝐄=φ.

биредә — Набла операторы, ягъни

Ex=φx,
Ey=φy,
Ez=φz.

Электр кыры көчәнешлелеге өчен Гаусс теоремасын 𝐄=ρε0 кулланып вакуумдагы Пуассон тигезләмәсе чыгарыла:

2φ=ρε0

биредә φ — электростатик потенциал (вольт), ρ — күләмдәге коргы тыгызлыгы , ε0электрик даими

Потенциалны билгеләү күпмәгънәлеге

Потенциал теләгән даими зурлыкка кадәрге төгәллек белән билгәләнеп була, чөнки тик потенциаллар аермасы физик мәгънәгә ия:

φ1φ2=Afq*12q*

биредә:

φ1 — 1 ноктасында потенциал,
φ2 — 2 ноктасында потенциал,,
Afq*12q* коргысын 1-ноктасыннан 2-ноктасына күчерүгә сарыф ителгән кырның эше

Магнит кыры булмаганда потенциаллар аермасы көчәнешкә тигез.

Кулон потенциалы

Кайчакта Кулон потенциалы төшенчәсе электростатик потенциал өчен синоним буларак кулланыла.

Вакуумда ноктай коргы электростатик потенциалы:

φ=kqr,

биредә k - коэффициент, мәсәлән СИ системасында:

k=14πε0 = 9·109 В·м/Кл, q — коргы, r — аралык

Тәэсир итешә торган коргылар потенциаль энергиясе:

W=i<jkqiqjrij=12ijkqiqjrij

Әдәбият

  • Г. 'т Хоофт, Калибровочные теории сил между элементарными частицами, «Успехи физических наук», 1981, т. 135, вып. 3, с.379. (перевод статьи из «Scientific American», June 1980, Vol. 242, p.90.)
  • Коноплева Н. П., Попов В. Н. Калибровочные поля. — М.: Атомиздат, 1972.
  • Славнов А. А., Фаддеев Л. Д. Введение в квантовую теорию калибровочных полей. — М.: Наука, 1978. — 238 с.
  • Сарданашвили Г. А. Современные методы теории поля. 1. Геометрия и классические поля. — М.: УРСС, 1996. — 224 с. — ISBN 5-88417-087-4.
  • Сарданашвили Г. А. Современные методы теории поля. 4. Геометрия и квантовые поля. — М.: УРСС, 2000. — 157 с. — ISBN 5-88417-221-4.