Төп квант саны

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Төп квант саннары һәм орбитальләр
Төп квант санары һәм орбиталь квант саннары орбитальләрне билгели

Төп квант саны яки радиаль квант саны — энергетик баскычның санын билгеләүче бөтен сан, билгеле энергетик баскычта булган электрон энергиясен тасвирлый.

Төп квант саны квант саннары рәтендә (төп, орбиталь, магнит квант саннары һәм спин) беренче урында тора. Әлеге дүрт квант саны атомдагы электронның уникаль халәтен (дулкынча функциясен) билгели.

Төп квант саны арткан саен электрон энергиясе арта.

Атомдагы электроннар өчен төп квант саны иң зур кыйммәте элемент периоды санына тигез.

Төп квант саны n дип билгеләнә. Тарихында атомнар энергетик баскычына махсус билгеләр бирелгән: K, L, M, N, O, P, Q:

  • n=1 = K
  • n=2 = L
  • n=3 = M

... һ.б.

Спин исәпкә алып, энергетик баскычта электроннар иң күп саны N=2n2 тигез.

Мәсәлән сутуар атомындагы электрон энергетик баскычлары болай исәпләнә:

En=E1n2=13.6 eVn2,n=1,2,3,

Сутуар сыман селте металларда бәйләнгән электрон энергетик баскычлары түбәндәге исәпләнә:

En=Z2n2Ry

биредә

  • Z төш коргысы
  • Ry = 13,59843340 эВ сутуар өчен Ридберг энергиясе

Сылтамалар

  • Ю. Д. Третьяков, В. И. Дайнеко, И. В. Казимирчик и др. Химия. Справочные материалы — М. : Просвещение, 1984. — С. 17.
  • Cohen-Tannoudji, Claude; Diu, Bernard; Laloë, Franck. Quantum Mechanics Volume 1. Hermann. ISBN 978-2-7056-8392-4.
  • Shankar, Ramamurti (6 December 2013). Principles of Quantum Mechanics. Springer US. ISBN 978-1-4615-7675-4.