Магнит квант саны

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Магнит квант саны — кисәкчекнең импульс моменты z күчәренә проекциясе кыйммәтен билгели: Lz=m., рәсемдә =2 һәм m=2,1,0,1,2 өчен очрак күрсәтелгән, шулай итеп, Магнит квант саны импульс моментының фәзадагы ориентациясен тасвирлый

Магнит квант саны — кисәкчекнең импульс моменты z күчәренә проекциясе кыйммәтен билгеләүче квант саны: Lz=m..

Магнит квант саны кисәкчекнең орбиталь импульс моментының фәзадагы ориентациясен тасвирлый һәм атом орбитале фәзадагы урнашуын билгели.

Үзлекләре

Магнит квант саны -l дән +l гә кадәр кыйммәтенә тигез була ала, барысы 2l+1 кыйммәт, биредә l - орбиталь квант саны. Магнит квант саны магнит моментының магнит кырына проекциясен билгели (Зееман күренеше).

Кайчакта кисәкчекнең теләгән кайсы моменты - орбиталь L, спин S, суммар J=L+S моменты проекцияләре магнит квант саны белән билгеләнә. Шул очракта туры килүче квант саннары Ml=2l+1, Ms=2s+1, Mj=2j+1 кыйммәтенә ия, спин һәм суммар моменты өчен ярымбөтен сан булырга мөмкин.

Электрик һәм магнит мультиполь күчешләре тик билгеләнгән М үзгәреше белән булырга мөмкин. Шул магнит квант саннары билгеләнгән үзгәрешләре - сайланыш кагыйдәләре (рөхсәт ителгән М үзгәрешләре) дип атала.

Квант саннары үзара нисбәте
Орбиталь Кыйммәт m өчен кыйммәтләр саны Ас-сүрүдә электроннар саны
s =0,m=0 1 2
p =1,m=1,0,+1 3 6
d =2,m=2,1,0,+1,+2 5 10
f =3,m=3,2,1,0,+1,+2,+3 7 14
g =4,m=4,3,2,1,0,+1,+2,+3,+4 9 18

Сылтамалар

  • Cohen-Tannoudji, Claude; Diu, Bernard; Laloë, Franck. Quantum Mechanics Volume 1. Hermann. ISBN 978-2-7056-8392-4.
  • Shankar, Ramamurti (6 December 2013). Principles of Quantum Mechanics. Springer US. ISBN 978-1-4615-7675-4.