Сызыкча тигезләмә

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:УК

Сызыкча тигезләмә — аны төзүче күпбуыннарның тулы дәрәҗәсе 1-гә тигез булган алгебраик тигезләмә. Сызыкча тигезләмә түбәндәгечә күрсәтелә:

  • гомуми күренештә: a1x1+a2x2++anxn+b=0;
  • каноник формада: a1x1+a2x2++anxn=b.

Бер үзгәрүчәнле сызыкча тигезләмә

Бер үзгәрүчәнле сызыкча тигезләмәне:

ax+b=0 күренешенә китерергә мөмкин.

Чыгарылышлары саны a һәм b параметрларына бәйле. Әгәр a=b=0 булса, тигезләмәнең чиксез күп чыгарылышы бар, чөнки x:x0=0. Әгәр a=0,b0 булса, тигезләмәнең чыгарылышы юк, чөнки x:0x=b0. Әгәр a0 булса, тигезләмәнең бердән бер чыгарылышы бар: x=ba.

Ике үзгәрүчәнле сызыкча тигезләмә


y = ax + b күренешендәге ике үзгәрүчәнле сызыкча тигезләмәнең геометрик нокталар урыны

Ике үзгәрүчәнле сызыкча тигезләмәне күрсәтергә мөмкин:

  • гомуми күренештә: ax+by+c=0;
  • каноник формада: ax+by=c;
  • Сызыкча функция формасында: y=kx+m, монда k=ab; m=cb.

Мондый тигезләмәнең чыгарылышы, яки тамыры дип, (x;y) үзгәрүчәннәр парының, тигезләмәне тождествога әйләндерүче кыйммәтләре парын атыйлар. Ике үзгәрүчәнле сызыкча тигезләмәнең андый чыгарылышлары (тамырлары) чиксез күплек. Мондый тигезләмәнең геометрик моделе (графигы) — y=kx+m туры сызыгы.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар