Интеграль хисап

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Риман интегралы - график астындагы кечкенә турыпочмаклар суммасына тигез

Интеграль хисап - интеграл төшенчәсе, аның кагыйдәләре, исәпләү ысулларын тикшереп өйрәнүче математик анализның бүлеге.

Интеграль анализда билгесез интеграл, билгеле интеграл, Риман интегралы, Риман-Стилтьес интегралы, Лебег интегралы, Лебег-Стилтьес интегралы, Даниэль интегралы тикшерелә.

Интеграль анализда Ньютон-Лейбниц тигезләмәсе кулланыла, аның буенча билгеле интеграл баштагы функцияләр аермасына тигез:

abf(x)dx=F(x)\vline ab=F(b)F(a)

Риман интегралы - интеграл табу иң гади ысулы, Риман суммасы нигезендәге алым, ягъни график астындагы кечкенә турыпочмаклар суммасына тигез.

S=if(xi)Δxi.

Интеграль сумма: σx=i=1nf(ξi)Δxi

Бүлемнәр адымы δR=max(Δxi) нульгә омтылган очракта, интеграль суммалар бертигез санга омтыла, ул интеграл дип йөртелә:

abf(x)dx=lim\limits δR0σx

Әдәбият