Үзәктән куу көче

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Үзәктән куу көче Fcf
һәм үзәккә омтылу көче Fcp
𝐅cf=mω×(ω×𝐫)
|𝐅cf|=mω2𝐫

Үзәктән куу көче — әйләнүче хисап системасындагы бар объектларга тәэсир итүче, әйләнү күчәреннән юнәлгән инерция көче. Үзәктән куу көче - инерциаль хисап системасыннан әйләнүче инерциаль булмаган хисап системасына күчкәндә хасил булган инерция көче.

әйләнү күчәреннән материаль ноктасына кадәрге вектор R0 өчен үзәктән куу көче болай бирелә:

F=mω2R0

биредә:

F — җисемгә тәэсир итүче үзәктән куу көче,
 m — җисемнең массасы,
ω — почмакча тизлек

әйләнүче хисап системасында җисемнең радиус-векторы R өчен үзәктән куу көче болай тасвирлана:

F=m[ω×[ω×R]]=m(ω2R(ωR)ω),

Тигезләмәне чыгару

  • vn - инерциаль булмаган системага карата җисемнең тизлеге
  • v0 - системаның тизлеге
  • ω - системаның почмакча тизлеге

Инерциаль хисап системасында сызыкча тизлек:

v=v0+[ω×R]+vn,

биредә R — инерциаль булмаган хисап системасына карата җисемнең масса үзәгенең радиус-векторы

Чыгарылма алып:

ddtv=ddtv0+ddt[ω×R]+ddtvn.

Инерциаль системада:

ddtv0=a0,

ddtvn=an+[ω×vn],

ddt[ω×R]=[ε×R]+[ω×ddtR]=[ε×R]+[ω×vn]+[ω×[ω×R]],

биредә an — системага карата сызыкча тизләнеш, ε — почмакча тизләнеш.

Шулай итеп:

ddtv=a=a0+an+[ε×R]+2[ω×vn]+[ω×[ω×R]].

Соңгы кушылучы - үзәктән куу көче.

әйләнү күчәренә перпердикуляр булган R өчен:

ac=ω(ωR)Rω2=Rω2.

үзәктән куу көче

Fpr=mω2R=mv2R

Моны да карагыз

Әдәбият

  • «Центробежная сила» в Большой советской энциклопедии
  • Матвеев А. Н. Механика и теория относительности: Учебник для студентов вузов. — 3-е издание. — М.: ООО *"Издательский дом «ОНИКС 21 век»: ООО "Издательство «Мир и образование», 2003. — с. 405—406