Магнит моменты

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Электродинамика

Магнит моменты
Бораучык кагыйдәсе

Магнит моменты яки магнит диполь моменты - матдәнең магнит үзлекләрен тасвирлаучы зурлык. Электромагнетизм теориясе буенча магнит кырының элементар чыганагы - йомык электр агымы булып санала.

Элементар кисәкчекләр, атом төшләре, атомнар һәм молекулаларның электрон сүрүләре могнит моментына ия.

Квант механикасы буенча элементар кисәкчекләр - электроннар, протоннар, нейтроннар һ.б. үз механик моменты - спин булганга күрә магнит моментына ия.

Магнит моменты А/м2 яки Дж/Тл (СИ), эрг/Гс (СГС) белән үлчәнә, 1 эрг/Гс = 10−3 Дж/Тл, элементар магнит моменты Бор магнетоны булып тора.

Тасвир

Электр агымы белән яссы контур өчен магнит моменты:

𝐦=IS𝐧,

биредә I — контурда электр агымы, S — контурның мәйданы, 𝐧 — контурның яссылыгына нормаль векторы.

Гадәттә магнит моменты юнәлеше бораучык кагыйдәсе буенча табыла: бораучыкның тоткычы электр агымы юнәлеше буйлап борылганда бораучыкның алга таба хәрәкәте магнит моменты юнәлешенә тиң була.

Теләгән йомык контур өчен магнит моменты:

𝐦=I2[𝐫,d𝐥],

биредә 𝐫 — d𝐥 элементына кадәр радиус-вектор.

Гомуми очракта:

𝐦=12V[𝐫,𝐣]dV,

биредә 𝐣 — dV күләмендә агым тыгызлыгы.

Әдәбият

  • Сивухин Д. В. Общий курс физики. — Изд. 4-е, стереотипное. — М.: Физматлит; Изд-во МФТИ, 2004. — Т. III. Электричество. — 656 с. — ISBN 5-9221-0227-3; ISBN 5-89155-086-5.
  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7