W һәм Z бозоннары
Калып:Карточка W һәм Z бозоннары - зәгыйфь тәэсир итешүне таратучы элементар кисәкчекләр. Аларның 1983 елда ЦЕРНда ачылуы Стандарт модельнең төп казанышларының берсе булып санала.
W-бозоны инглизчә зәгыйфь сүзе Weak буенча йөртелгән, ә Z-кисәкчеге нуль коргысына ия булганга күрә инглизчә нуль сүзе - Zero хакына аталган.
Үзлекләр
Ике төр W-бозон бар: электр коргысы +1е һәм -1е белән, Z-бозон электрик нейтраль була. Бар өч кисәкчек кыска яшәү вакытына ия: 3·10−25 сек.
Бу бозоннар элементар кисәкчекләр арасында авыр булып санала: W± 80,4 Гэв/с2, Z0 - 91,2 Гэв/с2, протоннан 100 тапкыр авыррак.
W һәм Z калибрлау бозоннары авыр массалы кисәкчекләр булганга күрә зәгыйфь тәэсир итешүнең радиусы бик кыска булып чыга. Киресенчә электромагнетик көчләр чиксез тәэсир радиусына ия, чөнки таратучы бозон - фотон массасыз кисәкчек.
W± һәм Z бозоннары 1-спинга ия.
W± бозоннарын нурландыру таратучы кисәкчекнең коргысын 1-гә күтәрә яки киметә һәм спинын 1-гә үзгәртә.
W-бозон кисәкчекнең буынын үзгәртә ала, мәсәлән s-кварк u-кваркка әйләндерә ала.
Z0 бозоны электр коргысын һәм теләгән коргысын үзгәртми, тик спин һәм импульсны үзгәртә, шулай итеп аны таратучы кисәкчек үз буынын яки хуш исен үзгәртми.
Зәгыйфь тәэсир итешү

W һәм Z бозоннары - зәгыйфь тәэсир итешүне таратучы элементар кисәкчекләр. W-бозоны бета-таркалышында зур роль уйный. Мәсәлән, кобольт изотопының Co60 бета таркалышы:
Бу процесс үтә яңа йолдызлар шартлавында бара. Ул реакциядә кобальтның 33 нейтронынан бер генә нейтроны катнаша:
Нейтрон үзе өч кварктан тора: udd. Шуңа күрә бу бета таркалышында бер генә d-кваркы катнаша һәм ул u кваркына әйләнә, димәк фундаменталь дәрәҗәдә зәгыйфь тәэсир итешү бер кваркның хуш исен үзгәртә:
Шуннан соң кичектермичә W− таркала:
Z-бозонының квант саннары нульга тигез, шуңа күрә аның белән алмашу (нейтраль агымлы тәэсир итешү) кисәкчекләрне үзгәртми.
Бозоннарның таркалыш каналлары
| W-бозоны[1] | |
|---|---|
| Таркалыш каналы | Ихтималлык |
| 10,75 % | |
| 10,57 % | |
| 11,25 % | |
| адроннар | 67,60 % |
Z-бозоны 69,91 % ихтималлыгы белән адроннарга таркала; 10,10 % ихтималлыгы белән лептон-антилептонга таркала.
Сылтамалар
- Сводная таблица свойств W-бозона на сайте Particle Data Group. Калып:Ref-en
- Сводная таблица свойств Z-бозона на сайте Particle Data Group. Калып:Ref-en
- W и Z Калып:Webarchive страница ЦЕРНа (англ)
- W и Z частицы на Hyperphysics (англ)
- Z частица на Everything2 (англ)
Искәрмәләр
Калып:Искәрмәләр Калып:Кисәкчәләр
- ↑ Антикисәкчекләрнең таркалышлары коргы иярешү ярдәмендә карап була