Әвернә чәчәклеләр
Калып:Таксон Әвернә чәчәклеләр (лат. Cruciferae), кәбестәчәләр — ике өлешле үсемлекләр семьялыгы.
Таралуы
Үләнчел үсемлекләр, сирәгрәк — лианалар һәм куаклар. 380 ләп ыругы, 4 меңнән артык төре билгеле, бөтен җир шары буйлап таралганнар, әмма күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында үсәләр. ТРда 39 ыругы һәм 80 төре билгеле.
Ботаник тасвирлама

Бер, ике һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Тамыр системасы — үзәк. Кайбер культуралы үсемлекләренең тамырлары тамыразык рәвешендә. Бу төрепчә, шалкан, торма.
Яфраклары чиратлашкан, бөтен яки телмә, төпчек яфраксыз, гади яки тармак төкчәле.
Чәчәкләре сары, ак, аксыл шәмәхә һәм алсу төстә, чукка, сирәгрәк калкансыман, чатырсыман яки башсыман чәчәк төркеменә җыелган. Чәчәкләр актиноморфик, еш кына зигоморфик, ике җенесле. Алты серкәч, бер җимешлек. Касә һәм таҗ яфракчыклары 4 әр, алар аркылы-торкылы урнашкан (исеме шуннан), касә яфракчыгы кайвакыт төбенә таба капчыксыман (нектар туплау өчен җайланма) рәвештә.
Чәчәк формуласы:
Җимеше — ике якка ачыла торган, күп орлыклы кузак яки кузакча. Кайвакыт җимешләре чикләвексыман, ярылмый торган (мәсәлән, катран төрләренеке).
Әһәмияте
Күп төрләре — кәбестә, редис, шалкан, торма, керән һәм башка яшелчә буларак үстерелә. Майлы үсемлекләр сыйфатында горчица, рапс, шепкән үрчетелә.
Сарыбаш, йөрәк уты, көтүче сумкасы, ябышкак үлән һәм башкалар дару үләннәре.
Шеббуй, ахшам миләүшәсе — декоратив үсемлекләр.
Күп төрләре баллы (эт какысы, кыргый торма, йөрәк уты), аш тәмләткечләр (горчица, керән); чүп үләннәре (көтүче сумкасы, ярут, чалгычут, сарыбаш).
13 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.[1]
Классификация
Семьялыкка 355[2] үсемлек ыругы керә, алар 45 трибага бүленәләр:Калып:Div col
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
- Калып:Bt-lattt
Кайбер төрләр



Ботаник иллюстрацияләр . Г. фон Шубертның "Naturgeschichte des Pflanzenreichs " китабындагы әвернә чәчәклеләр
Искәрмәләр
Әдәбият
- Дорофеев В. И. Структура семейства Cruciferae B.Juss (Brassicaceae Burnett) // Turczaninowia : журнал. — 2004. — № 3 (7). — С. 43—52. Калып:Тикшерелгән
- Дорофеев В. И. Крестоцветные (Cruciferae Juss.) Европейской России // Turczaninowia : журнал. — 2002. — № 5 (3). — С. 5—114. Калып:Тикшерелгән
- Hall, J. C., K. J. Sytsma and H. H. Iltis. 2002. Phylogeny of Capparaceae and Brassicaceae based on chloroplast sequence data. American Journal of Botany 89: 1826—1842 (abstract Калып:Webarchive)Калып:Ref-en (недоступная ссылка) Проверено 7 июня 2022.
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/vern-chchklelr Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Калып:Cite web