Яссылыкларның параллельлеге

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Классик билгеләмә

Ике яссылык параллельләр, әгәр дә аларның уртак нокталары булмаса.

Үзлекләре

  • Әгәр α яссылыгы β яссылыгында ятучы һәм кисешүче ике турының һәрберсенә параллель булса, бу яссылыклар параллельләр
  • Әгәр ике яссылык өченче яссылык тарафыннан киселгән булса, һәм ул яссылыкларда параллель үзара эзләр калса, бу ике яссылык параллельләр
  • Бирелгән яссылыкта ятмаучы нокта аша әлеге яссылыкка параллель яссылык үткәреп була, һәм бары тик берне генә
  • Ике параллель яссылык белән яикләнгән параллель турылар кисемтәләре үзара тигезләр
  • Параллель һәм бертөрле юнәлтелгән яклы ике почмак параллель яссылыкларда яталар

Аналитик билгеләмә

Әгәр
A1x+B1y+C1z+D1=0 һәм A2x+B2y+C2z+D2=0
яссылыклары параллель булсалар, N1(A1,B1,C1) һәм N2(A2,B2,C2) нормаль векторлары коллинеарлар (һәм киресенчә). Шуңа күрә параллельлек шарты (кирәкле һәм җитәрлек):
A2A1=B2B1=C2C1

Мисал 1.

2x3y4z+11=0 һәм 4x+6y+8z+36=0 яссылыклары
параллельләр, чөнки 42=63=84

Мисал 2.

2x3z12=0(A1=2,B1=0,C1=3) һәм 4x+4y6z+7=0(A2=4,B2=4,C2=6) яссылыклары параллель түгелләр, чөнки B1=0, ә B20
Искәрмә. Әгәр координатлар янындагы коэффициентлар гына түгел, ә ирекле әгъзалар да пропорциональ булсалар, ягъни
A2A1=B2B1=C2C1=D2D1
булса, яссылыклар тәңгәл киләләр. Мәсәлән
3x+7y+5z+4=0 һәм 6x+14y+10z+8=0
тигезләмәләре бер үк яссылыкны тасвирлыйлар.

Чыганак

Рус википедиясе