Ярымтаркалу периоды

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Таркалыш экспоненциаль кануны: таркалмаган атомнар саны вакытка бәйлелек
Радиоактив таркалышны күрсәтү, өстәге саннар - ярымтаркалу периодлары саны

Ярымтаркалу периоды T½квант механикасы системасының (кисәкчекләр, төшләр, атомнар яки энергетик баскычларның һ.б.) ярты өлешенең таркалу вакыты. Бәйсез кисәкчекләрнең системасында ярымтаркалу периодында таркалмаган кисәкчекләрнең саны 2 тапкырга кими. Бу төшенчә тик экпоненциаль рәвештә таркала торган системалар өчен кулланыла.

Ике ярымтаркалу периодыннан 2T½ соң, башлангыч санының чиреге калачак, 3T½ периодыннан соң — сигездән бер өлеш һ.б.

Таркалмаган кисәкчекләрнең саны ихтималлыгы p:

N(t)N0p(t)=2t/T1/2,

биредә t - вакыт.

Ярымтаркалу периоды, уртача яшәеш вакыты һәм таркалу даимие түбәндәгечә нисбәт белән тасвирланалар:

T1/2=τln2=ln2λ,

ln2=0,693 булганга күрә ярымтаркалу периоды уртача яшәеш вакытыннан 30,7 % та кыскарак була.

Тәҗрибәләрдә ярымтаркалу периоды тикшерелә торган үрнәкнең радиоактивлыгын билгеләнгән вакытлардан үлчәү ярдәмендә исәпләнә: үрнәкнең активлыгы таркалучы матдәнең атомнар санына пропорциональ була, шуңа күрә радиоактив таркалыш канунын кулланып, ярымтаркалу периодын исәпләп була.

Җәдвәлләр

Радиоактивлыкның җәдвәле

Калып:Legend Калып:Legend Калып:Legend Калып:Legend Калып:Legend Калып:Legend
Ярымтаркалу периоды һәм чагыштырмача радиоактивлык бәйләнеше
Изотоп Ярымтаркалу периоды Чагыштырмача радиоактивлык
131I 8 көн 4.600.000.000.000 Бк/мг
137Cs 30 ел 3.300.000.000 Бк/мг
239Pu 24.110 ел 2.307.900 Бк/мг
235U 703.800.000 ел 80 Бк/мг
238U 4.468.000.000 ел 12 Бк/мг
232Th 14.050.000.000 ел 4 Бк/мг

Әдәбият

  • Яворский Б. М., Детлаф А. А., Лебедев А. К. Справочник по физике. — М.: «ОНИКС», «Мир и Образование», 2006. — 1056 с. — 7 000 экз. — ISBN 5-488-00330-4.
  • Соловьёв В. Г. Теория атомного ядра: Квазичастицы и фононы. — Энергоатомиздат, 1989. — С. 103, 111, 112, 123, 138, 147, 208, 274, 288. — 304 с. — ISBN 5-283-03914-5.
  • Манолов К., Тютюнник В. Биография атома. — М.: Мир, 1984. — 246 с. — 50 000 экз.
  • Griffiths, David J. (1987) Introduction to Elementary Particles, Wiley, John & Sons, Inc. ISBN 0-471-60386-4
  • Lesov A. The Weak Force: From Fermi to Feynman. — Thesis, University of South Carolina, 2009.
  • Bromley D. A. (2000). Gauge Theory of Weak Interactions. Springer. ISBN 3-540-67672-4.
  • Coughlan G. D., Dodd J. E., Gripaios B. M. (2006). The Ideas of Particle Physics: An Introduction for Scientists (3rd ed.). Cambridge University Press. ISBN 978-0-521-67775-2.
  • Cottingham W. N., Greenwood D. A. (1986, 2001). An introduction to nuclear physics (2 ed.). Cambridge University Press. p. 30. ISBN 978-0-521-65733-4.