Эт эчәгесе

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:ҮсемлекЭт эчәгесе (Калып:Lang-la), бөрмәкәй — эт эчәгечәләр (бөрмәкәйчәләр) семьялыгына караган үләнчел үсемлекләр ыругы Үләннәр һәм куаклар рәвешендә үсәләр.

Фәнни атамасы Калып:Lang-la — «уралырга» сүзеннән килеп чыга, чөнки ыругның күп төрләре башка үсемлекләргә уралып үсәләр.

Эт эчәгесе дип хата белән тагын кайбер ыругларны атыйлар. Алар арасында үрелмә сабаклы үргәләк (Calystegia), үрмәле кымызлык (Polygonum convolvulus), яки карабодайчалар (Polygonaceae) семьялыгыннан фаллопия (Fallopia convolvulus).

Ихтимал, иң киң таралган төр — ул басу эт эчәгесе, яки «бөрмәкәй» (Convolvulus arvensis). Чәчүлекләрдә таралган чүп үләне.

Ботаник тасвирлау

Калып:Bot.ill.

Сабагы шома, нәзек, уралучы, кисемендә буразналар белән, озанлыгы 1 метрдан артырга мөмкин.

Яфракларының аскы ягы шома, алар тар, төпләрендә икегә аерылган, сабакта спираль буенча урнашалар.

Чәчәкләре төзек, бүрәнкә рәвешендә, якынча 2 см диаметрлы, ике җенесле, ак яки алсу таҗлы. Караңгырак төстәге буйлар белән биш өлешкә бүленәләр.

Җимеше - ике оялы, дүрт бүлемле тартмачык.

Чәчәк формуласы: Калып:Nobr [1]

Таралу

Россиянең Европа өлеше, Кавказда, в Көнбатыш Себердә һәм Көнчыгыш Себердә, Ерак Көныгышта һәм Урта Азиядә киң таралган. Татарстанның барлык территориясендә очрый. Төп бер төре - басу эт эчәгесен очратырга мөмкин. Болыннар, аланнарда, шулай ук бакчаларда һәм басу-кырларда чүп үләне буларак үсә.


Төрләр

Калып:Bt-tatlat ыругының чәчәк формуласы һәм диаграммасы

The Plant List базасы мәгълүматы буенча, ыруг эченә 75 гамәлдәге төр атамалары керә, тагын 836 атаманың статусы ачыкланмаган.[2]:

Халык сынамышлары

  • Эт эчәгесенең чәчәкләре йомыла икән — яңгыр килә, болытлы һава торышында ачылсалар — кояшлы көннәргә[3].

Табигатьтә

Aedia funesta күбәләкләренең личинкалары эт эчәгесендә үсәләр.

Искәрмәләр

Калып:Примечания

Әдәбият

Сылтамалар

Искәрмәләр

Калып:Искәрмәләр

  1. Калып:Книга
  2. Калып:Cite web
  3. Стрижёв А. В. Календарь русской природы. — 3-е изд., перераб. — М.: Моск. рабочий, 1981. — С. 209.