Электрик коргы саклану кануны

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Электрик коргы саклану кануны - электрик йомык системада коргылар алгебраик суммасы саклана.

q1+q2+q3+......+qn=const

Коргы саклану кануны бик төгәл итеп үтәлә. Әлеге канун калибрлау инвариантлыгы мәсләгеннән чыга.

Релятивистик инвариантлыкның таләбе коргы саклану кануны локаль рәвештә үтәлүенә китерә: күләмдәге коргылар аермасы чик аша коргы агымына тигез.

Калибрлау инвариантлыгы

Нөтер теоремасы буенча һәр саклану кануны ниндидер фундаменталь симметриягә туры килә. Фәза-вакытның симметряләре үзлекләре энергия, импульс, импульс моменты саклану кануннары белән бәйле.

Электрик, барион, лептон коргылары саклану кануннары фәза-вакытның үзлекләре белән бәйле түгел, алар махсус квант механикасы операторлары һәм халәтләр векторларының абстракт фәзасында физик кануннар симметриясе белән бәйле.

Кырның квант теориясендә корылган кырлар комплекс дулкынча функциясе белән тасвирлана:

ϕ(x)=|ϕ(x)|eiψ(x)

биредә х - фәза-вакытның координатасы

Каршы коргылы кисәкчекләргә фазаның ψ каршы тамгасы туры килә, әлеге фаза - уйдырма "коргы фәзасында" почмак координатасы булып санала.

Глобаль калибрлау рәвешүзгәртүе ϕ=eiαQϕ, карата лагранжиан инвариантлыгы коргы саклану канунына китерә. Биредә Q — кисәкчек коргысы, ϕ - кыр, α - параметр.

Әлеге үзгәртүләр функцияләр модулен үзгәртми, шуңа күрә алар унитар U(1) дип атала.

Коргы саклану кануны интеграль формада

Электрик коргы агымы - электр агымы тыгызлыгына тигез, шуңа күрә:

tΩρdV=ΩjdS.

биредә Ω — өч үлчәмле фәзада өлкә, Ω — өлкәнең чиге, ρ — коргы тыгызлыгы, j — чик аша электр агымы тыгызлыгы.

Коргы саклану кануны дифференциаль формада

Чиксез кечкенә күләм өчен Стокс теоремасын кулланып, коргы саклану кануны (өзлексезлек тигезләмәсе):

ρt+divj=0.

Электроникада коргы саклану кануны Кирхгоф кагыйдәләренә китерә.

Әдәбият

  • Э. Шмутцер. Симметрии и законы сохранения в физике. — М.: Мир, 1974. — 160 с.
  • Р. Фейнман, Р. Лейтон, М. Сэндс Глава 4. Сохранение энергии // Фейнмановские лекции по физике. Современная наука о природе. Законы механики, том 1. — М.: Мир, 1965. — С. 71—84. — 271 с.
  • Alan P. Lightman Great ideas in physics: the conservation of energy, the second law of thermodynamics, the theory of relativity, and quantum mechanics. — 3rd Ed. — McGraw-Hill Professional, 2000. — 300 с. — ISBN 0071357386