Чандрасекар чиге

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сириус А һәм сул якта урнашкан бәләкәй ак нокта - ак кәрлә Сириус В
Ак кәрләләр масса-радиусы бәйлелеге, асма сызык - Чандрасекар чиге
Кызыл һәм ак кәрләләр, Система KOI-256

Чандрасекар чиге - ак кәрлә буларак йолдыз массасының иң югары чиге. Әгәр йолдыз массасы шушы чиктән зуррак булса, йолдыз нейтрон йолдызга әйләнә.

Чикнең булуы Һиндстан астрофизигы Субраманьян Чандрасекар тарафыннан исбатланган.

Гадәттә, Чандрасекар чиге 1,44 Кояш массасына тигез.

Релятивистик тәлгәшләнгән электроннар газы басымы гравитациягә тигез булган очракта, салкын әйләнми торган ак кәрлә массасы Чандрасекар чигенә тигез.

Исәпләү

Тәлгәшләнгән электроннар газы басымы: p=Kρ4/3 ,

биредә

K=18(3π)1/3hc(muμe)4/31.2441015μe4/3 см³/(с² г1/3).

биредә: mu атом массасы берәмлеге , μe — молекуляр масса

Ак кәрлә - политропик газ шары, шуңа күрә:

pρ1+1n һәм n=3;

K=0,3639G𝔐2/3

0,3639 — гидростатик тигезлекнең шарты

Исәплибез:

𝔐Ch=0,1967(muμe)2(hcG)3/2=5,83μe2𝔐Sol.

биредә:

Исәпләр Чандрасекар чиге 1.38-1.44 MSol зурлыгын күрсәтәләр.

Әдәбият

  • Зельдович Я. Б., Блинников С. И., Шакура Н. И. Физические основы строения и эволюции звезд. — М., 1981.
  • Шкловский И. С. Звёзды: их рождение, жизнь и смерть. — М.: Наука, 1984.
  • Ландау Л. Д., Лифшиц Е. М. Статистическая физика. Ч. I. // Теоретическая физика. — 5-e изд., стереот.. — М.: ФИЗМАТЛИТ, 2001. — Т. V. — 616 с. — ISBN 5-9221-0054-8.