Фурье рәте

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фурье рәтенең әгзаларын өстәп, сумма бирелгән функциягә җыелып якыная
Фурье рәтенең җыелучанлыгы

Фурье рәтеτ периодлы теләгән f функциясен гармоник тирбәнешләрнең (гармоник дулкыннар) чиксез суммасы - рәте төрендә күрсәтү:

f(x)=a02+k=1+Akcos(2πkτx+θk)

Әлеге рәт шулай ук болай язылып була:

f(x)=k=+f^kei2πkτx,

биредә

Akk-нче гармоник тирбәнешнең амплитудасы,
2πkτ=kω — гармоник тирбәнешнең әйләнү ешлыгы,
θkk-нче тирбәнешнең башлангыч фазасы,
f^kk-нче комплекс амплитуда

Фурье рәте оптикада, дулкыннар теориясендә, санак технологияләрендә, кырның квант теориясендә, медицинада, югары математикада һ.б. өлкәләрдә киң кулланыла.

Гомуми очракта теләгән функцияне ортогональ функцияләрнең Фурье рәтенә таркатып була.

Фурье тригонометрик рәте

fL2([π,π]) функциясенең Фурье тригонометрик рәте дип түбәндәге рәт атала:

f(x)=a02+n=1(ancosnx+bnsinnx)
(1)

биредә

a0=1πππf(x)dx,
an=1πππf(x)cos(nx)dx,
bn=1πππf(x)sin(nx)dx,

a0, an һәм bn (n=1,2,) саннары - f функциясенең Фурье коэффициентлары дип атала

Рәт (1) L2([π,π]) фәзасында f функциясенә җыела. Бүтән сүзләр белән: рәтнең өлешчә суммалары Sk(x):

Sk(x)=a02+n=1k(ancosnx+bnsinnx),
lim\limits kππ(f(x)Sk(x))2dx=0. Ягъни җыелучанлык күрсәтелә.

Еш кына синус һәм косинус урынына уйланма аргументтан экспонентаны куллану кулайрак була:

  • Эйлер формуласы буенча функцияләр системасы карала:
φk(x)=eikx=cos(kx)+isin(kx),k.

Әлеге функцияләр - ортогональ һәм теләгән кайсы fL2([π,π],) функциясен алар буенча Фурье рәтенә таркатып була:

f(x)=k=+f^keikx,

биредә:

f^k=12πππf(x)eikxdx.
f^k=(akibk)/2,k>0
f^0=a0/2
f^k=(a|k|+ib|k|)/2,k<0
ak=f^k+f^k,k>0
bk=i(f^kf^k),k>0
  • Комплекс функция шулай да Фурье рәтенә таркатыла.

Әдәбият

  • Жук В.В., Натансон Г.И. Тригонометрические ряды Фурье и элементы теории аппроксимации. — Л.: Изд-во Ленингр. ун-та, 1983. — 188 с.
  • Рудин У. Основы математического анализа. — 1976.
  • Пискунов Н. С. Дифференциальное и интегральное исчисления для ВТУЗов. — М.: «Наука», 1964. — Т. 2.
  • Зигмунд А. Тригонометрические ряды. — М.: «Мир», 1965. — Т. 1.