Уйланма берле

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Уйланма́ берле́ -квадраты тискәре берлегә тигез булган сан. Математикада, физикада уйланма берле i яки j хәрефләре белән билгеләнә. Ул бөтен саннар кырын комплекслы саннар кырына кадәр киңәйтергә мөмкинлек бирә. Төгәл билгеләмәсе бу киңәйтүне чишү ысулына бәйле.

Уйланма берлене кертүнең төп сәбәбе - чын коэффициентлы f(x)=0 полиномиаль тигезләмәләренең бөтенесенең дә бөтен саннар кырында чишелеше булмавында. Мәсәлән, x2+1=0 тигезләмәсенең чын тамырлары юк. Ләкин, тамырлары булып комплекслы саннар тора дип күз алдына китерсәк, тигезләмәнең, башка теләсә нинди полиноминаль тигезләмәләрнеке кебек үк, чишелеше бар.

Еш кына, уйланма берле - «-1 нең квадрат тамыры» дип санала, ләкин −1 ике квадрат тамырга ия (аларның берсен i, ә икенчесен i дип билгеләргә мөмкин).

Билгеләмә

Уйланма берле - квадраты -1 гә тигез булган сан. Шулай итеп, i — x2+1=0, 

яки

x2=1.  тигезләмәсенең чишелеше.

Әгә без iне шулай итеп билгеләсәк һәм аны билгесез ("уйланма") үзгәрешле дип санасак, тигезләмәнең икенче чишелеше булып i тора (моны урынына куеп тикшереп була).

Уйланма берле дәрәҗәләре

i дәрәҗәләре циклда кабатланалар:

i3=i
i2=1
i1=i
i0=1
i1=i
i2=1
i3=i
i4=1

Аны теләсә нинди дәрәҗә өчен түбәндәгечә язарга мөмкин:

i4n=1
i4n+1=i
i4n+2=1
i4n+3=i.

биредә n — теләсә нинди бөтен сан.

Моннан:

in=inmod4

биредә mod 4 - 4 кә бүлүдән калдыкны күрсәтә.

Моны да карагыз