Тиңдәшлек мәсләге

Өстә: гравитацион кырда,
Аста: тизләнүче хисап системасында.
Тиңдәшлек мәсләге яки гравитация һәм инерциянең эквивалентлык принцибы — Гомуми чагыштырмалылык теориясен булдыру өчен Альберт Эйнштейн кулланган эвристик мәсләк. Кыскача тиңдәшлек мәсләге болай тасвирлана: инерцион масса гравитацион массага тигез.
Тәфсилле аңлатма: Гравитацион тәэсир итешү җисемнең гравитацион массасына туры пропорциональ, инерция көчләре инерцион массага туры пропорциональ. Әгәр гравитацион һәм инерцион массалар тигез икән, гравитацион көчне инерция көченнән аера белеп булмый.
Кырның квант теориясе карашы буенча тиңдәшлек мәсләге - 2 спинлы массасыз кисәкчекләрнең тәэсир итешүе өчен Лоренц-инвариантлыгы нәтиҗәсе булып тора. Лоренц инвариантлыгы - Лоренц рәвешүзгәртүен куланганда кайбер физик кануннарны тасвирлаучы тигезләмәләр үзгәрмиләр. Барлык физик кануннар әлеге инвариантлыкка буйсынырга тиеш булып санала.
Тиңдәшлек мәсләге буенча беришле гравитацион кырда барлык хәрәкәтләр тигез тизләнгән гравитацион кырсыз хисап системасында кебек баралар.
Эйнштейн тиңдәшлек мәсләген болай тасвирлаган: Калып:Quotation
инерция көче
гравитацион көч
тиңдәшлек мәсләге
Эйнштейн лифты
Мәсләкне күрсәтү өчен Эйнштейн киләсе уйдырма тәҗрибәне тәкъдим иткән: гравитацион кырдан чиксез ераклашкан лифтта җисемнәр булсыннар, шул очракта а тизләнеше белән хәрәкәтләнүче лифтта бар җисемнәрдә инерция көче тәэсир итәчак, ә җисемнәр идәнгә басачак, ягъни җисемнәр авырлыгына ия булачак.
Гравитацион кырда булган хәрәкәтсез лифтта да бар җисемнәр авырлыгына ия булачак. Лифтта булганда инерция көчен гравитацион көчтән аерып булмый, барлык механик күренешләр ике лифтта бертигез баралар. Эйнштейн бар физик күренешләр өчен әлеге принципны кулланган.
Әдәбият
- Курс теоретической физики Ландау и Лифшица Том 2. Стр. 304
- Тредер Г.-Ю., Теория гравитации и принцип эквивалентности. М.: Атомиздат, 1973
- Иваненко, Д. Д., Сарданашвили, Г. А. Гравитация. Изд. 3-е. М.: ЛКИ, 2008
- Вейнберг, C. Гравитация и космология. — М.: Мир, 1975. — 696 с.
- Вейнберг, C. Квантовая теория полей, т. 1. — М.: Мир, 2001. — 800 с.