Сынык сызык

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:УК

Гади сынык сызык

Геометриядә A1,A2An нокталардан һәм аларны тоташтыручы [A1A2], [A2A3], …, [An1An] кисемтәләрдән торучы фигура - сынык сызык дип атала. Нокталар - сынык сызыкның түбәләре, ә [A1A2], [A2A3], …, [An1An] кисемтәләр – сынык сызыкның буыннары дип йөртелә. Беренче A1 һәм ахыргы An түбәләр - сынык сызыкның башлары дип әйтелә.

Үз-үзе белән кисешмәгән сынык сызык - гади сынык сызык була. Барлык буыннары яссылыкта яткан сынык сызыкны - яссы сынык сызык диләр. Башлары бер-берсе белән тәңгәл килгән сынык сызык - йомык сынык сызык дип атала.

Сынык сызыкның [A1A2], [A2A3], …, [An1An] буыннары озынлыклары суммасы - сынык сызыкның озынлыгы булып тора. Сынык сызыкның озынлыгы аның башларын тоташтыручы кисемтәдән кыскарак түгел.

Калып:Портал

Искәрмәләр

Калып:Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Ибатуллина Л. З., Нуруллин Р. Г. Математикадан кыскача белешмәлек. Геометриянең төп формулалары = Краткий справочник по математике. Основные формулы геометрии. – Казан: Яз, 2011. – 140 б. – Библиогр.: 140 б. (10 исем.). – 2000 д.

Сылтамалар

Калып:Тышкы сылтамалар Калып:Бу темага Татнетта