Солитон

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:УК

Солитон — сызыксыз мохитта таралучы структур яктан тотрыклы ялгыз дулкын.

Лабораториядә булдырылган солитон

Солитоннар үзләрен кисәкчекләр кебек тоталар (кисәкчексыман дулкын):

  • бер-берсе белән яки кайбер башка буталчыклар белән тәэсир итешкәндә солитоннар таркалмыйлар структураларын үзгәрешсез саклап, хәрәкәтләрен дәвам итәләр. Бу үзлек мәгълүматны зур араларга тапшыру өчен файдаланыла ала.
  • гармоник дулкыннардан аермалы буларак, классик солитоннар, энергия күчерүдән тыш, матдәне күчерә (үз хәрәкәте юнәлешендә чикләнгән ераклыкка күчү).

1834 елда Джон Рассел Эдинбург янында Юнион каналында ялгыз дулкын — «solitary wave» күзәтә һәм солитон атамасын бирә.

Солитоннарның матдәне күчерү үзлеген плазмада электр агымнарын кузгату һәм башлангыч Галәмдә матдәне һәм антиматдәне аеру механизмнарының берсе буларак файдаланырга тәкъдим ителгән.

Солитоннар төрләре:

  • сыеклык өслегендә (табигатьтә табылган беренче солитоннар) кайчак цунами һәм бор дулкыннарын шундый дип саныйлар
  • плазмадагы ионлы һәм магнитлы тавыш солитоннары
  • катламлы сыеклыкта гравитацион солитоннар
  • лазерның актив мохитендә кыска яктылык импульслары рәвешендәге солитоннар
  • солитоннар сыйфатында нерв импульсларын карарга була
  • сызыксыз-оптик материалларда солитоннар
  • һава мохитендә солитоннар

Кортевег — де Фриз тигезләмәсе

Кортевег — де Фриз тигезләмәсен санлы чишкәндә Забуски һәм Крускал күзәткән синусоидаль дулкынның солитоннарга таркалуы

Кортевег — де Фриз тигезләмәсе — чишелештә солитоннар булуга юл куя торган иң гади һәм иң билгеле модельләрнең берсе:

ut+6uux+3ux3=0.

Бу тигезләмәнең мөмкин булган чишелешләреннән берсе булып ялгыз солитон тора:

u(x,t)=2ϰ2ch2ϰ(x4ϰ2tφ)

биредә 2ϰ2 — солитон амплитудасы, φ — фаза. Солитон нигезенең нәтиҗәле киңлеге ϰ1. Бу солитон v=4ϰ2 тизлеге белән хәрәкәт итә.

Шрөдингер сызыксыз тигезләмәсе

Плазмада һәм сызыксыз оптикада электромагнит дулкыннары таралганда Шрөдингер сызыксыз тигезләмәсе кулланыла:

iut+2ux2+ν|u|2u=0

ν>0 булганда ялгыз дулкыннар — солитоннар рөхсәт ителә:

u(x,t)=(2αν)ch1(α(xUt))ei(rxst),

биредә r,s,α,U — кайбер даимиләр:

U=2r
s=r2α

Әдәбият

  • Абловиц М., Сигур Х. Солитоны и метод обратной задачи. — М.: Мир, 1987. — 480 с.
  • Додд Р., Эйлбек Дж., Гиббон Дж., Моррис Х. Солитоны и нелинейные волновые уравнения. — М.: Мир, 1988. — 696 с.
  • Захаров В. Е., Манаков С. В., Новиков С. П., Питаевский Л. П. Теория солитонов: Метод обратной задачи. — М.: Наука, 1980. — 320 с.
  • Инфельд Э., Роуландс Дж. Нелинейные волны, солитоны и хаос. — М.: Физматлит, 2006. — 480 с.
  • Лэм Дж. Л. Введение в теорию солитонов. — М.: Мир, 1983. — 294 с.
  • Ньюэлл А. Солитоны в математике и физике. — М.: Мир, 1989. — 328 с.
  • Ахмедиев Н. Н., Анкевич А. Солитоны. Нелинейные импульсы и пучки. — М.: Физматлит, 2003. — 304 с. — ISBN 5-9221-0344-X.
  • Самарский А. А., Попов Ю. П. Разностные методы решения задач газовой динамики. — М.: URSS, 2004. — 424 с.
  • Уизем Дж. Линейные и нелинейные волны. — М.: Мир, 1977. — 624 с.