Релятивистик механика

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:УК

Релятивистик механикафизиканың, яктылык тизлеге белән чагыштырырлык зур тизлектә хәрәкәт итүче җисем һәм кисәкчекләрнең хәрәкәт законнарын өйрәнүче бүлеге. Яктылык тизлегеннән җитәрлек дәрәҗәдә кечкенә тизлекләрдә классик механикага күчә.

Гомуми принциплары

Релятивистик механика – классик механикадан аермалы буларак, фәза координаталары һәм вакыт бәйсез булып торган (вакыт абсолют , ягъни бөтен исәп системаларында да бертөрле), Галилей үзгәртмәләре тәэсир иткән, вакыйгалар, физик өч-үлчәмле фәза һәм вакытны берләштергән, дүрт-үлчәмле фәзада (Минковский фәзасы) барган һәм Лоренц үзгәртмәләре йогынтысы эшләгән теория. Димәк, классик механикадан аермалы буларак, вакыйгаларның хәзергелеге исәп системаларын сайлаудан тора.

Релятивистик механиканың төп законнары – Ньютонның икенче законының релятивистик гомумиләштерүе һәм энегия-импульс саклануының релятивистик законы Лоренц үзгәртмәләрендә фәза-вакыт координаталарының "буталуы" нәтиҗәсе.

Релятивистик механикада Ньютонның икенче законы

Көч болай күрсәтелә – F=dpdt, шулай ук релятивистик импульс өчен аңлатма билгеле:

p=mv1v2/c2 (1).

Шулай булгач, көчне табу өчен (1) аңлатмадан вакыт буенча чыгарылма алу җитә, һәм нәтиҗәдә:


dpdt=mγa+mγ3[β(βa)], кая


βvc

γ11v2/c2.


F=ma Ньютон аңлатмасы белән чагыштырсак, релятивизмда, көчнең нормаль төзүчесеннән башка, тангенциаль төзүчесе дә бар икәне күренә.


Релятивистик механикада ирекле кисәкчекнең Лагранж функциясе

Иң кечкенә тәэсир принцибыннан чыгып, тәэсир интегралын язабыз : S=abαds, кая α-ужай сан. Махсус чагыштырмалылык теориясеннән билгеле булганча, ds=c1v2/c2dt, тәэсир интегралына куеп, табабыз: S=t1t2αc1v2/c2dt. Ләкин, икенче яктан, тәэсир интегралын, Лагранж функциясе аша күрсәтеп була: S=t1t2dt. Соңгы ике аңлатманы чагыштырып, интеграл астындагы аңлатмалар үзара тигез икәнлеген күрәбез:

=αc1v2/c2. Соңгы аңлатманы vc дәрәҗәләре буенча таркатабыз:

αc+αv22c, таркатуның беренче буыны тизлеккә бәйле түгел, димәк хәрәкәт тигезләмәләренә бернинди дә үзгәреш кертми. Шулай булгач, mv22 – Лагранжның классик аңлатмасы белән чагыштырып, α консантасын (даимиен) табу җиңел:

α=mc. Ниһаять, ирекле кисәкчекнең Лагранж функциясен табабыз: =mc21v2/c2.

Өстә китерелгән фикерләүләрне, кисәкче өчен генә түгел, ә ирекле җисем өчен дә кулланып була (әгәр дә җисем өлешләре бербөтен буларак хәрәкәтләнсә).


Моны да карагыз

Махсус чагыштырмалылык теориясе

Искәрмәләр

Калып:Искәрмәләр

Калып:Сылтамалар юк