Планк даими зурлыгы

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Физик теориясе

Планк даими зурлыгы (тәэсир кванты) (tat.lat. Plank daimi zurlığıКалып:Deadlink)— квант теориясенең төп константасы, электромагнит нурланыш энергиясенең кванты аның ешлыгы белән бәйли, гомуми очракта: тирбәнү системасы энергиясенең кванты аның ешлыгы белән бәйли.

Шушы константаны җылылык нурланышына багышланган мәкаләдә 1900 елда алман галиме Макс Планк тәкъдим итә.

Планк даими зурлыгы:

h=6,626 069 57(29)×1034 Дж·c
h=6,626 069 57(29)×1027 эрг·c.
h=4,135 667 516(91)×1015 эВ·c

Шулай ук h2π даими зурлыгы кулланыла:

=1,054 571 726(47)×1034 Дж·c
=1,054 571 726(47)×1027 эрг·c,
=6,582 119 28(15)×1016 эВ·c

Кайчакта аны кыскарган Планк даими зурлыгы яки Дирак даими зурлыгы исемли.

Физик мәгънә

Квант механикасында имульс - дулкынча вектор, тәэсир - дулкын фазасы, энергия - ешлык кулланыла. Планк даими зурлыгы аларның бәйләнеш константасы булып тора:

𝐩=𝐤 (импульс)
(|𝐩|=2π/λ)

биредә k - дулкынча вектор


E=ω (энергия)
биредә ω - әйләнү ешлыгы


S=ϕ (тәэсир)
биредә ϕ - фаза


Теоретик физикада кайчакта =1 кулланыла, бу очракта:

𝐩=𝐤 (|𝐩|=2π/λ)
E=ω
S=ϕ
(=1).

Квант механикасы кулланышы чикләре

Әгәр S1 (биредә S — система тәэсире), һәм M1 (M — импульс моменты) булса, система халәте классик механика белән тасвирланып була.

Моны да карагыз

Әдәбият

  • John D. Barrow. The Constants of Nature; From Alpha to Omega — The Numbers that Encode the Deepest Secrets of the Universe. — Pantheon Books, 2002. — ISBN 0-37-542221-8
  • Steiner R. History and progress on accurate measurements of the Planck constant // Reports on Progress in Physics. — 2013. — Vol. 76. — P. 016101.