Лоран рәте

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лоран рәте махсус нокта а (рәсемдә с) һәм интеграл табу юлы γ карата билгеләнә

Лоран рәтекомплекс саннар кырында чиксез бөтен дәрәҗәле ике яклы рәт:

ncn(za)n, биредә z,cn,a (комплекс саннар)

Әлеге рәт ике рәтнең суммасы булып тора:

  1. n=0cn(za)n — Лоран рәтенең уңай өлеше, ул регуляр яки тейлор сыман дип атала
  2. n=1cn(za)n — Лоран рәтенең тискәре өлеше, ул төп өлеш дип атала

Әгәр регуляр һәм төп өлешләре җыелалар икән, Лоран рәте җыелучан дип атала. Рәт француз математигы Пьер Лоран хөрмәтенә аталган.

Лоран рәтенең җыелучанлык өлкәсе боҗра:

D={zr<|za|<R<} булып тора, әлеге боҗрада комплекс функция Лоран рәтенә таркатыла:
f(z)=n=cn(za)n

ә коэффициентлар болай исәпләнә:

cn=12πiγf(z)dz(za)n+1.
биредә γ(t)=a+ρeit, t[0,2π], r<ρ<R — җыелучанлык боҗрасы эчендә a үзәгендәге теләгән әйләнә.

Лоран теоремасы

Теләгән бер урынлы аналитик функция f(z) D={zr<|za|<R<} боҗрасында җыелучан Лоран рәте белән күрсәтелеп була.

f(z)=n=cn(za)n

Лоран рәтенең төп өлеше аерым махсус ноктаның төрен билгели:

  • Алынучан махсус нокта -Лоран рәте төп өлеше 0-га тигез
  • Котып - Лоран рәте төп өлеше берничә нульсез әгъзага ия
  • Җитди махсус нокта - Лоран рәте төп өлеше чиксез нульсез әгъзага ия

Чигереш

Лоран рәте, аеруча аның -1 нче әгъзасы катлаулы интеграллар табуда уңайлы кулланыла.

a ноктасында f(z) функциясенең чигереше түбәндәге сан атала:

Resaf(z)=limρ012πi|za|=ρf(z)dz.

Чигереш Лоран рәтенең f(z)=n=cn(za)n

c1 коэффициентына тиң була.

Чиксезлектә чигереш: :

Resf(z)=limρ12πi|z|=ρf(z)dz.

Һәм ул Лоран рәтенең -1 нче коэффициентына тигез:

Resf(z)=c1.

Чигерешләр теоремасы

Әгәр f функциясе ниндидер йомык G өлкәсендә аналитик булса, ләкин кайбер a1,a2,,an махсус нокталарында функция аналитик булмый, шул очракта түбәндәге тигезләмә үтәлә:

Gf(z)dz=2πik=1nresz=akf(z),

биредә resz=akf  —  

ak ноктасында f функциясенең чигереше

Нәкъ әлеге теорема ярдәмендә катлаулы интеграллар табып була.

Мәсәлән:

Интеграл табу контуры.

Интеграл

eitxx2+1dx
Cf(z)dz=Ceitzz2+1dz.
eitzz2+1 =eitz2i(1zi1z+i)
=eitz2i(zi)eitz2i(z+i),

Чигереш:

resz=if(z)=et2i.
Cf(z)dz=2πiresz=if(z)=2πiet2i=πet.
straight+arc=πet.
aa=πetarc.
arceitzz2+1dz0;a.
eitzz2+1dz=πet.
eitzz2+1dz=πet,
eitzz2+1dz=πe|t|.

Бу интеграл ихтималлык теориясендә бик мөһим була һәм тик чигерешләр ярдәмендә исәпләнә.

Әдәбият

  • Шабат Б. В. Введение в комплексный анализ. — М.: Наука, 1969. — 577 с.
  • Титчмарш Е. Теория функций: Пер. с англ. — 2-е изд., перераб. — М.: Наука, 1980. — 464 с.
  • Привалов И. И. Введение в теорию функций комплексного переменного: Пособие для высшей школы. — М.-Л.: Государственное издательство, 1927. — 316 с.
  • Евграфов М. А. Аналитические функции. — 2-е изд., перераб. и дополн. — М.: Наука, 1968. — 472 с.