Күкерт әчелеге

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Карточка

Күкерт әчелеге (96%)

Күкерт әчелеге H2SO4 - күкерт оксидлашуы иң югары дәрәҗәсенә (+6) туры килүче көчле ике нигезле әчелек.

Гадәттәге шартларда куертылган күкерт әчелеге - төссез, иссез авыр майлы сыеклык (әче "бакыр" тәме белән).

Техникада H2SO4 су белән һәм күкерт анһидриды SO3 белән катнашмалары да күкерт әчелеге дип атала.

SO3 һәм H2O моляр чагыштырмасы < 1 булган очракта кушылма күкерт әчелегенең сулы эремәсе дип атала, әгәр > 1 булса - күкерт әчелегендә SO3 эремәсе яки олеум дип йөртелә.

Күкерт әчелеген чыгару

Сәнәгый ысул

Сәнәгатьтә күкерт әчелеген күкерт оксидыннан чыгаралар, әчелекнең концентациясе 92-94% җитә:

𝟤𝖲𝖮𝟤+𝖮𝟤=𝟤𝖲𝖮𝟥
𝖧𝟤𝖮+𝖲𝖮𝟥=𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦

Нитроз ысулы

Элек күкерт әчелеге махсус манарада нитроз ысулы ярдәмендә чыгарыла иде, әчелекнең концентациясе 75% җитә:

𝖲𝖮𝟤+𝖭𝖮𝟤+𝖧𝟤𝖮=𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦+𝖭𝖮

Бүтән ысул

Сирәк кенә күкертсутуар һәм тоз тәэсир итешүе нәтиҗәсендә чыгарыла:

𝖧𝟤𝖲+𝖢𝗎𝖲𝖮𝟦=𝖢𝗎𝖲+𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦.

Бу металлар сульфидлары бик нык, кара төстә, ләкин азот әчелеге ярдәмендә сульфатларга оксидлашып була:

𝖢𝗎𝖲+𝟪𝖧𝖭𝖮𝟥𝖢𝗎𝖲𝖮𝟦+𝟪𝖭𝖮𝟤+𝟦𝖧𝟤𝖮

Физик һәм физик-химик үзлекләре

Күкерт әчелеге - бик көчле әчелек, 18 °С температурасында pKa (1) = −2,8, pKa (2) = 1,92 (К₂ 1,2 10−2);

  • молекулада бәйләнешләр озынлыгы S=O 0,143 нм, S—OH 0,154 нм, почмак HOSOH 104°, OSO 119°;
  • кайнаганда азеотроп катнашманы булдыра (98,3 % H2SO4 һәм 1,7 % H2О, кайнау температурасы 338,8 °С).
  • 100% күкерт әчелеге составы: (%): H2SO4 99,5, HSO4 — 0,18, H3SO4+ — 0,14, H3O+ — 0,09, H2S2O7, — 0,04, HS2O7⁻ — 0,05.
  • Сулы эремәләрдә H3О+, HSO3+, 2НSO₄ кушылмаларына тулысынча таркала (диссоцияләнә).
  • Гидратларны формалаша: H2SO4·nH2O, биредә n = 1, 2, 3, 4 и 6,5.

Химик үзлекләре

Куертылган күкерт әчелеге җылытканда шактый көчле оксидлаштыручы булып тора.

Хәтта HI һәм өлешчә HBr ирекле һалогеннарга оксидлаштыра.

𝟪𝖧𝖨+𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦=𝟦𝖨𝟤+𝖧𝟤𝖲+𝟦𝖧𝟤𝖮
𝟤𝖧𝖡𝗋+𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦=𝖡𝗋𝟤+𝖲𝖮𝟤+𝟤𝖧𝟤𝖮

Күкерт әчелеге күмерне CO2 -га оксидлаштыра, ә күкертне — SO2 -га оксидлаштыра.

𝖢+𝟤𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦=𝟤𝖲𝖮𝟤+𝖢𝖮𝟤+𝟤𝖧𝟤𝖮
𝖲+𝟤𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦=𝟥𝖲𝖮𝟤+𝟤𝖧𝟤𝖮

Күп кенә металларны оксидлаштыра (чыгармалар: алтын, агалтын, иридий, родий, тантал):

𝖢𝗎+𝟤𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦=𝖢𝗎𝖲𝖮𝟦+𝟤𝖧𝟤𝖮+𝖲𝖮𝟤

Бик көчле кайтаргыч матдәләр белән куертылган күкерт әчелеге күкерткә һәм күкертсутуарга яңадан кайтарыла. Куертылган күкерт әчелеге су буларын йота, шуңа күрә газлар, сыеклыклар, каты җисемнәрне киптерү өчен кулланыла.

Ләкин куертылган күкерт әчелеге H2SO4 өлешчә сутуар белән кайтарыла, шуннан сутуарны киптерү өчен кулланыла.

Органик кушылмаларда күкерт әчелеге суны телеп ала һәм кара күмерне калдыра, шуннан үзагач, шикәр һ.б. күмерләнә.

Сыегайган H2SO4 электрохимик көчәнешләр рәтендә сутуардан сулда торган барлык металлар белән тәэсир итешү нәтиҗәсендә сутуар чыгарыла:

𝖥𝖾+𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦=𝖥𝖾𝖲𝖮𝟦+𝖧𝟤

Күкерт әчелеге H2SO4 ике рәт тозны булдыра: уртача - сульфатлар, әче - гидросульфатлар һәм эфирлар. Шулай ук Каро әчелеге H2SO5 һәм H2S2O8 билгеле.

𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦+𝟤𝖭𝖺𝖮𝖧=𝖭𝖺𝟤𝖲𝖮𝟦+𝟤𝖧𝟤𝖮
𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦+𝟤𝖭𝖺𝖮𝖧=𝖭𝖺𝟤𝖲𝖮𝟦+𝟤𝖧𝟤𝖮

Күкерт әчелеге төп оксидлар белән тәэсир итешеп, сульфат һәм су булдыра:

𝖢𝗎𝖮+𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦=𝖢𝗎𝖲𝖮𝟦+𝖧𝟤𝖮

Металл эшкәртү заводларында күкерт әчелеге ярдәмендә металл эшләнмәләр өслегеннән металл оксидлары алып ташлана:

𝖥𝖾𝟤𝖮𝟥+𝟥𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦=𝖥𝖾𝟤(𝖲𝖮𝟦)𝟥+𝟥𝖧𝟤𝖮

Куертылган H2SO4 кайбер органик кушылмаларны күмернең бүтән кушылмаларына әйләндерә:

𝖧𝖢𝖮𝖮𝖧+𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦(𝗄)=𝖢𝖮+𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦𝗇𝖧𝟤𝖮

Күкерт әчелеге һәм аның эрүчән тозларының сыйфат реакцияләре - эрүчән барий тозлары белән тәэсир итешү нәтиҗәсендә барий сульфаты ак утырмасы хасил була, ул әчелекләрдә һәм суда эреми, мәсәлән:

𝖧𝟤𝖲𝖮𝟦+𝖡𝖺𝖢𝗅𝟤=𝖡𝖺𝖲𝖮𝟦+𝟤𝖧𝖢𝗅

Куллану

Күкерт әчелеге күп тармакларда кулланыла:

  • мәгъдәннәрне эшкәртүдә, аеруча сирәк элементларны чыгаруда, шул исәптәп уран, иридий, цирконий, осмий һ.б.
  • минераль ашламалар җитештерүдә
  • минераль әчелекләр һәм тозлар җитештерүдә
  • кургаш аккумуляторларда электролит буларак
  • химик җепселләр, буяулар, шартлаучан матдәләр җитештерүдә
  • нефть, металл эшкәртү, тукымалар, күн эшкәртү һ.б. сәнәгать тармакларында
  • азык-төлек сәнәгатендә, Е513 (эмульгатор)
  • сәнәгый органик синтезда

Дөньяда бер елда 200 млн тонна күкерт әчелеге җитештерелә. Минераль ашламалар җитештерүдә иң күп күкерт әчелеге сарыф ителә.

Әдәбият

Искәрмәләр

Калып:Искәрмәләр


Калып:Stub