Космологик даими

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:УК

Кара энергия, кара матдә һәм матдәнең бүленеше бүген (өстәге рәсем) һәм 13,7 млрд. ел элек (380 000 ел Зур Шартлаудан соң) (астагы рәсем).

Космологик даими - вакуумны сыйфатлаучы физик даими, Гомуми чагыштырмалылык теориясенә кертелгән. Космологик даими Галәмнең киңәюе тизләнешендә ниндидер антигравитацион этәрү көче ягъни кара энергия өчен җаваплы, аның табигате әлегә аңламаган.

Космологик даими белән Эйнштейн тигезләмәсе:

RabR2gab+Λgab=8πGc4Tab

биредә Λ — космологик даими,

gabметрик тензор,
RabРиччи тензоры,
Rскаляр кәкрелек,
Tabэнергия-импульс тензоры,
cяктылык тизлеге,
Gгравитацион даими

Альберт Эйнштейн фәзада бериш статик чишелеш булсын өчен Космологик даимине керткән.

Эйнштейн Гомуми чагыштырмалылык теориясен постулатлап, галактикаларның бер-берсеннән урнашу урыны үзгәрми дип уйлаган, ләкин Ньютонның Бөтендөнья тартым кануны буенча Галәм кысылырга тиеш. Шул очракта Галәмне котылгысыз тиз коллапска алып баручы гравитация көчләрен тигезләсен өчен Эйнштейн Гомуми чагыштырмалылык теориясенең тигезләмәсенә өстәмә әгъза - Космологик даимине кертә, ул аңламаган этәрү көченә антигравитацион төзәтмә сыман галактикаларны аерып җибәрә һәм аларның үзара гравитацион тартымына каршылык күрсәтә.

Бу антигравитацион этәрү көче Космологик даимигә туры пропорциональ һәм аралык белән арта. Космологик даими Λ хәрефе белән билгеләнә.

Фридман моделенең стационарсыз чишелеше эволюцияләнә торган Галәмне яхшы тасвирлый һәм күзәтүләргә туры килә.

1997 елга кадәр Космологик даиминең нульгә тигезлеге күзәтүгә каршы килмәде, ләкин 1998 елда Үтә яңа йолдызларны тикшерүче ике астроном төркеме Галәмнең киңәюе тизләнешен таба, бу ниндидер антигравитацион кара энергия ярдәмендә аңлатып була һәм бу очракта космологик даими нульсез һәм уңай булырга тиеш.

Бүгенге көнгә WMAP иярчене ярдәмендә табылган Космологик даими 5,981010 Дж/м3 вакуумның энергиясе тыгызлыгына туры килә.

Λgab әгъзасы энергия-импульс тензорына кертергә була һәм вакуумның энергия-импульс тензорын буларак тикшерергә була. Бу әгъза локаль Лоренц-төркеменә карата инвариант булып кала, шушы факт кырның квант теориясенә туры килә, икенче яктан Λgab әгъзасы - ниндидер космологик статик скаляр кырның энергия-импульс тензоры булып карарга була. Хәзер бу ике караш актив тикшерелә.

Космологик проблема

Космологик даиминең шундый кече зурлыгы квант физикасының исәпләүләренә бик начар туры килә. Шушы проблема Гомуми чагыштырмалылык теориясе һәм квант физикасы үзара каршылыгы сәбәпле килеп чыга, ә тулы мәгънәле гравитациянең квант теориясе әлегә булдырылмаган.

Әгәр w - вакуумның энергиясе тыгызлыгы булса, ул теләгән энергия буларак фәза-вакытның геометриясен үзгәртә, шуңа күрә вакуум үзе гравитацион кырны булдырырга тиеш, шуннан:

Λ=8πGwc4.

Галактикаларның таралышы тәҗрибәләрендә космологик даими Λ1053 м −2 булып үлчәнгән, Галәмнең кәкрелеген зур масштабта гына күзәтеп була: Λ1/2=31026 м. Икенче яктан гади электрон-позитрон квант кыры вакуумда энергиянең тыгызлыгы булдыра wme(mec)3c2, шуннан Λ31017 м −2, ә тәҗрибәләрдә 120 тапкыр кечерәк зурлык табылган, бу берәр вакытны теориянең иң начар фаразы. Гравитациянең квант теориясен төзегәннән соң. бу проблема чишелер дип көтелә.

Искәрмәләр

Калып:Искәрмәләр

Сылтамалар

  • Лекция Д. Гросса о теории струн, «Грядущие революции в фундаментальной физике».
  • http://elementy.ru/trefil/21076