Калифорний
Калып:Химик элемент Калифорний (Калып:Lang-lat, Cf) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 98. Ясалма радиоактив химик элемент, актиноидларга карый. Массасы 237—256 сан белән радиоизотоплары билгеле. Тотрыклы изотопларга ия түгелКалып:Sfn.
Символы
Калифорний элементының символы — Cf (Калифорний тип укыла).
Тарихы
Бу элемент беренче тапкыр 1950 елда Берклидагы Лоуренс Милли лабораториясендә (элек Калифорния университеты Радиация лабораториясендә) кюрийны альфа-кисәкчәләр (гелий-4 ионнары) белән аттырып синтезланган. Актиноид, алтынчы трансуран элемент, шуңа кадәр синтезланган теләсә-нинди элементның иң югары атом массасына ия, ул күз белән күрер күләмдә (эйнштейнийдан соң). Элемент Калифорния штаты һәм шул штаттагы университет исеме белән аталган. Бу ясалма элемент 1950 елда америка физиклары С. Томпсон, К. Стрит , А. Гиорсо һәм Г. Сиборг тарафыннан Берклиның Калифорния университеты карамагында 242Cm тизләтелгән α-кисәкчәләр белән нурландырып алынганКалып:Sfn.
Калифорнийның беренче каты берләшмәләре — 249Cf2O3 һәм 249CfOCl 1958 елда җитештерелгән.
Исеменең килеп чыгышы
Беркли шәһәрендәге Калифорния университеты хөрмәтенә бирелгән, элемент шул шәһәрдә алынган булган. Авторлар язуынча, алар бу исемдә гасыр элек Америка ачучыларга Калифорнияга җитү ничек авыр булса, яңа элемент ачылуы да шундый ук авырлык белән бирелүен күрсәтергә теләгәннәр.
Чыгарып алу
Бер грамм калифорний җитештерү өчен атом-төш реакторыплутонийны яки кюрийны озак вакыт — 8 айдан алып 1,5 елдан кадәр нурланышка дучар итәләр. Соңынан килеп чыккан нурланыш продуктларынан калифорнийны химик юл белән аерып алалар.
Металлик калифорнийны литий белән CfF3 калифорний фторидынан тергезеп алалар:
яки Cf2O3 калифорний оксидын кальций белән:
- .
Башка актиноидлардан калифорнийны экстракцион һәм хроматографик ысул белән аералар.
Физиологик тәэсире
252Cf радионуклиды бик нык радиотактив агулы. Ачык су ятмалары суында ПДК 1,33Калып:E Бк/л.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
- Калифорний на Webelements
- [www.xumuk.ru/encyklopedia/1790.html Калифорний на сайте XuMuK.ru]
Чыганаклар
- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.Калып:Ref-en
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised Калып:Webarchive (2005).Калып:Ref-en