Казаякчалар

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:ФәнТех.wiki Калып:ҮсемлекКазаякчалар (Калып:Lang-la) —ике өлешле үсемлекләр семьялыгы. Вәкилләре — берьеллык, ике еллык һәм күпьеллык үләннәр; кайвакыт (мәсәлән, Ломонос ыругының кайбер төрләре) — ярымкуаклар һәм шуышма куаклар. APG IV классификация системасы (2016) буыенча бу семьялык Чәчәкле үсемлекләрнең Эвдикоталар кладасы Ranunculales тәртибенә керә. 2023 декабренә семьлык үз эченә 53 ыруг һәм 3 709 төр үсемлек ала.

Биологик тасвирлама

Кайбер төрләрдә яфраклар бары тик тамыр янында гына, башкаларда сабакта да үсә, күпчелекнең яфраклары чиратлашып урнашкан (бары тик Ломоносныкы капма — каршы), яфракчыкларсыз, бербөтен, теленмә яки бармаксыман-бүленмә; яфрак сабының нигезе җиңсә рәвешендә киңәйтелгән.

Чәчәкләре кайберләрендә төзек, кайберләрендә төзек түгел; күпчелегендә ике җенесле һәм сирәгрәк бер җенесле. Чәчәкләр сабак очында яки яфрак куеннарында йә берәм берәм үсә, йә себеркәч һәм чук чәчәк төркемнәренә урнашалар. Типик чәчәк шулай итеп төзелгән: биш касә яфракчыгы, биш таҗ яфракчыгы, күпсанлы серкәчләр һәм җимешлекләр; ләкин бу төзелештән күп санлы тайпылышлар да күзәтелә; шулай итеп, касә яфраклары өч яки бик күп була ала; кайвакыт алар яфрак формасында, һәм шул чакта таҗ бөтенләй үсми яки башлангыч булып кала; кайвакыт яфраклар көпшәле нектарлыклар булып үзгәрә; җимешлекләр саны кайвакыт бергә кадәр кими. Җимешлекләр калку чәчәк түшәгендә спираль рәвешендә урнашкан.

Чәчәк формуласы: Калып:Nobr яки Калып:Nobr ( ).

Җимешләре еш кына күптабакча, күпчикләвек, сирәк очракта сусыл беръяфрак яки җиләк (бүре бөресе). Орлык эчендә зур аксым һәм кечкенә яралгы.

Таралу

Семьялык вәкилләре нигездә Төньяк ярымшарның тропик булмаган өлкәләрендә очрый, арктик өлкәләргә кадәр җитәләр. Күп кенә төрләр тропик пояста, ләкин башлыча биек таулы районнарда, шулай ук Көньяк ярымшарның тропик булмаган өлкәләрендә очрый. Арктикада семьялык 13 ыругтан тора. Төрләр саны буенча ул аның флорасында күренекле урын алып тора.

Семьялыкның иң күп сандагы төрләре вегетация чоры башында җитәрлек һәм өлешчә артык дымлану шартлары булган урыннарда үсә. Алар арасында су үсемлекләре дә бар. Арктика шартларында казаякчаларның мәҗбүри яшәү шарты - кышкы вакытта җитәрлек кар катламы булу.

Татарстан территориясендә 17 ыругка караган 38 төре очрый.

Химик состав һәм куллану

Бу семьялык үсемлекләрендә төрле актив матдәләр табылган. Үсемлекләрнең бер төркемендә тирене ялкынсындыра торган очучан матдә протоанемонин (анемонол); икенче төркемдә алкалоидлар; өченчесенде — карденолидлар бар. Кайбер ыруглар бу төркемнәргә керми. Моннан тыш, барлык төркемнәрнең дә җир өстендәге өлешләрендә флавоноидлар (кверсетин, кемпферол һ.б.) бар. Сирәк һәм аз күләмдәэфир майлары, сумала, сапониннар, дуплау матдәләре очрый. Орлыкларда майлар бар.

Алар арасында дару (башаклы бүре бөресе, саз тавык үләне, язгы адонис, аю табаны һәм башкалар), декоратив (алтын туй чәчәге, суҗыяр, җилдәк, зәрдә, испәрәк), баллы (испәрәк, казаяк, алтын туй чәчәге), агулы (бүре бөресе, зәрдә, җилдәк, йокы үләне һәм башкалар), чүп (испәрәк) үләннәр.

16 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[1]

Төркемләү

Таксономик урын

Казаякчалар (Ranunculaceae) Казаякчәчәклеләр (Ranunculales) тәртибенә карый, 53 ыруг һәм 3 709 ботаника төрен кертә.

Ыруглар

Калып:Div col

Калып:Div col endЭлек семьялык составына шулай ук мөстәкыйль ыруглар кертелгәнКалып:Div col

Калып:Div col end

Әдәбият

  • Калып:ВТ-ЭСБЕ
  • Агапова Н. Д. Семейство лютиковые (Ranunculaceae) // Жизнь растений. В 6-ти т. Т. 5. Ч. 1. Цветковые растения / Под ред. А. Л. Тахтаджяна. — М.: Просвещение, 1980. — С. 210—216.
  • Кречетович В. И. Семейство LVIII. Лютиковые — Ranunculaceae // Флора СССР = Flora URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1937. — Т. 7 / ред. тома Б. К. Шишкин. — С. 20. — 792, XXVI с. — 5200 экз.
  •  Калып:Книга
  • Калып:Книга
  • Калып:Книга

Искәрмәләр

  1. Казаякчалар :: Татарская энциклопедия TATARICA