Ешлык
Калып:УК Ешлык — вакыт берәмлеге эчендә ясалган тулы цикллар санына тигез булган периодик процессларны тасвирлаучы физик зурлык. Формулаларда кабул ителгән билгеләре — , , (циклик ешлык яки . СИ үлчәү системасында кабул ителгән берәмлеге буларак герц санала. Ешлыкның кире зурлыгы тибрәнү периоды дип атала.
Моменталь ешлык һәм спектраль компоненталарның ешлыклары
Периодик сигнал фаза үзгәрүенең тизлеге булган моменталь ешлык белән сыйфатлана, әмма шул ук сигналны үз ешлыкларына ия гармоник спектраль компоненталарның суммасы рәвешендә тасвирларга була. Моменталь ешлыкның һәм спектраль компонентаның ешлыгының үзлекләре төрле, моның турында тулырак мәгълүматны, мәсәлән, Финкның «Сигналы, помехи, ошибки» китабында табып була (Финк Л. М. Сигналы, помехи, ошибки… Заметки о некоторых неожиданностях, парадоксах и заблуждениях в теории связи. — М.: Радио и связь, 1978, 1984.)
Циклик ешлык
Электромагнетизм теориясендә, теоретик физикада һәм шулай ук кайбер куллану электрорадиотехник исәпләрдә өстәмә зурлыкны — циклик (әйләнмә, радиаль, почмакча) ешлыкны ( дип билгеләнә) кулланырга уңайлы була. Циклик ешлык тирбәнешләр ешлыгы белән нисбәте белән бәйләнгән. Математик мәгънәдә циклик ешлык — ул тирбәнешләрнең тулы фазасыннан вакыт буенча беренче чыгарылмасы. Циклик ешлыкның берәмлеге — секундка радиан (рад/с, rad/s) . Механикада әйләнмә хәрәкәтне тикшергәндә циклик ешлыкның аналогы булып почмакча тизлек булып тора.
Дискрет вакыйгаларның ешлыгы
Дискрет вакыйгаларның ешлыгы ( импульслар ешлыгы) — вакыт берәмлеге эчендә узучы дискрет вакыйгалар санына тигез физик зурлык. Дискрет вакыйгаларның ешлыгы берәмлеге минус беренче дәрәҗәдә секунд (с−1, s−1), әмма гамәлдә импульслар ешлыгын үлчәү өчен гадәттә герцны кулланалар.
Әйләнү ешлыгы
Әйләнү ешлыгы — ул вакыт берәмлеге эчендә тулы әйләнүләр санына тигез физик зурлык. Әйләнү ешлыгы берәмлеге — минус беренче дәрәҗәдә секунд (с−1, s−1), секундка әйләнү. Минутка әйләнү, сәгатенә әйләнү, һ.б. кебек берәмлекләр еш кулланыла.
Ешлыкка бәйле башка зурлыклар
- Ешлыклар тасмасы киңлеге —
- Ешлык интервалы —
- Ешлык девиациясе —
- Период —
- Дулкын озынлыгы —
- Почмакча тизлек (әйләнү тизлеге) —
Метрологик аспектлар
Үлчәүләр
- Ешлыкны үлчәү өчен төрле ешлык үлчәү җайланмалары кулланыла, шул исәптән: импульслар ешлыгын үлчәү өчен — электрон-исәп һәм конденсаторлы, спектраль компоненталарның ешлыкларын билгеләү өчен — резонанслы һәм гетеродин ешлык үлчәү җайланмалары һәм шулай ук спектр анализаторлары кулланыла.
- Бирелгән төгәллек белән ешлыкны кабатлау өчен төрле үлчәмнәр кулланалар — ешлык стандартлары (югары төгәллек), ешлык синтезаторлары, сигнал генераторларын һ.б. кулланалар.
- Ешлыкларны ешлык компараторы ярдәмендә яки осциллограф ярдәмендә Лиссажу фигуралары буенча чагыштыралар.
Эталоннар
- Вакыт берәмлекләре, ешлык һәм милли вакыт шкаласы беренчел дәүләт эталоны ГЭТ 1-98 — ВНИИФТРИ оешмасында саклана
- Вакыт һәм ешлыкның икенчел эталоны ВЭТ 1-10-82 — СНИИМ оешмасында Новосибирскта урнашкан
Шулай ук карагыз
Әдәбият
- Финк Л. М. Сигналы, помехи, ошибки… — М.: Радио и связь, 1984
- Единицы физических величин. Бурдун Г. Д., Базакуца В. А. — Харьков: Вища школа, 1984
- Справочник по физике. Яворский Б. М., Детлаф А. А. — М.: Наука, 1981