Дивергенция (математика)

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вектор функциясе һәм аның дивергенциясе: кызыл төс дивергенция артуын, яшел төс кимүен күрсәтә

Дивергенция (лат. divergere — таралуны табу) — вектор кырын скаляр кырына әйләндерүче дифференциаль оператор, кечкенә өслек аша вектор кырының агымын тасвирлый, ягъни керүче һәм чыгучы вектор агымнарының ничек таралуын билгели.

Дивергенция операторы болай билгеләнә:

 div𝐅

яки

 𝐅.

Математик билгеләмә

Математикада дивергенция болай билгеләнә:

div𝐅=limV0Φ 𝐅V

биредә ФFS мәйданлы сферик өслек аша F вектор кырының агымы, сфера V күләмен чикли.

Агым:

Φ 𝐅=S(F,dS).

Әлеге билгеләмә теләгән координаталарда кулланыла.

Декарт координатларында

Өч үлчәмле Декарт координатларында дивергенция болай билгеләнә:

div𝐅=Fxx+Fyy+Fzz   

(биредә F - ниндидер вектор кыры һәм аның компонентлары Fx,Fy,Fz):

Набла операторы ярдәмендә болай языла:

div𝐅=𝐅   

Физик аңлатма

Физикада вектор кырыннан дивергенция әлеге нокта - кырның чыганагы (яки китеме) булу-булмавын күрсәтә:

div𝐅>0 — кырның ноктасы кырның чыганагы булып тора;
div𝐅<0 — кырның ноктасы кырның китеме булып тора;
div𝐅=0 — кырның чыганаклары һәм китемнәре юк.

Үзлекләре

  • Сызыклылык:
div(a𝐅+b𝐆)=adiv(𝐅)+bdiv(𝐆)

F , G - вектор кырлары, a , b - чын саннар.

  • φ — скаляр кыр, ә F — вектор кыры өчен:
div(φ𝐅)=grad(φ)𝐅+φdiv(𝐅), яки
(φ𝐅)=(φ)𝐅+φ(𝐅).
div(𝐅×𝐆)=rot(𝐅)𝐆𝐅rot(𝐆), яки
(𝐅×𝐆)=(×𝐅)𝐆𝐅(×𝐆).
div(grad(φ))=Δφ
div(rot(𝐅))=0
Vdiv𝐅dV=S𝐅𝐧dS,

Әдәбият

  • Александрова Н. В. Формирование основных понятий векторного исчисления. // Историко-математические исследования. — М.: Наука, 1982. — № 26. — С. 205-234.
  • Борисенко А. И., Тарапов И. Е. Векторный анализ и начала тензорного исчисления. М.: Высшая школа, 1966, 251 с.
  • Краснов М. Л., Кисилев А. И., Макаренко Г. И. Векторный анализ. Наука, 1978, 160 с. (2-ое изд. УРСС, 2002)
  • Кумпяк Д. Е. Векторный и тензорный анализ. Учебное пособие. Тверь: Тверской гос. университет, 2007, 158 с.
  • Мак-Коннел А. Дж. Введение в тензорный анализ с приложениями к геометрии, механике и физике. М.: Физматлит, 1963, 411 с.
  • Фихтенгольц Г. М. Курс дифференциального и интегрального исчисления, том III. — М.: Наука, 1966.