Галәмнең тарихы

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:УК Галәмнең тарихы яки Космогония (Калып:Lang-el — Галәм, γονή — туу) — галәми җисемнәр һәм аларның системалары: йолдызлар, йолдызлар тупланышлары, томанлыклар, Кояш системасы, планеталар, иярченнәр, астероидлар, кометалар, метеоритлар хасил булуын һәм үсешен тикшерүче фән.

Галәмнең үсеш дәверләре

Космогоник процессларны өйрәнү - астрофизиканың максатлары берсе.

Заманча фәнни космогония астрофизикага таянып, Галәмнең барлыкка килүен, шул исәптән бар астрономик объектлар хасил булуын тикшерә.

Космология бүгенге Галәмнең төзелешен, үзгәрешләрен тикшерә, ә Космогония Галәмнең барлыкка килүен өйрәнә.

Фәнни космогоник тәгълиматлар

Файл:Universe expansion rus.png
Зур Шартлау теориясе буенча Галәм барлыкка килү мизгелендә гадәттән тыш тыгыз һәм кайнар халәтендә булган, әлеге халәт сингулярлык дип атала.

Гомум кабул ителгән заманча космогоник һәм космологик гөмән — Зур Шартлау теориясе булып тора, кайбер галимнәр Big Bang инглиз сүзләре өчен татар телендә Зур Бәрү — дөресрәк тәрҗемәсе булып саныйлар, чөнки әлеге процесс гади шартлауга охшаш булмаган.

1948 елда эшкәртелгән Стационар Галәм теориясе реликт нурланышны ачканнан соң, үз тарафдарларын югалткан диярлек.

Галәмнең яше

Галәмнең яше — Зур Шартлаудан соң узган вакыт. Заманча фәнни исәпләүләргә караганда (WMAP9 нәтиҗәләре) Галәмнең яше 13,830 ± 0,075 млрд ел тәшкил итә. «Планк» телескоп-иярчене буенча Галимнең яше 13,798 ± 0,037 миллиард ел тәшкил итә.

Галәмнең эволюциясе

Заманча фәнни караш түбәндәге теорияләргә таяна:

Галәмнең тарихы түбәндәге дәверләргә бүленә:

  • Планк дәвере — әлеге чордан бирле заманча физика эшли башлый. Бу дәвердә Галәмдә матдә энергиясе ~1019 ГэВ, тыгызлыгы ~1097 кг/м³, температурасы ~1032 К булган. Галәм бик бериш, изотроп, югары энергия тыгызлыклы мохит булган. 10−43 секундтан соң, әлеге дәвер тәмамланган һәм гравитацион тәэсир итешү бүтән фундаменталь тәэсир итешүләрдән аерылган.
  • Инфляцион дәвер — әлеге чорда Галәмнең зурлыгы бик тиз арткан, ахырында Галәм бик кайнарланган.
  • Нурланыш өстен булу дәвере — Башлангыч Галәмнең төп дәвере: температура кими барган, нәтиҗәдә электрозәгыйфь тәэсир итешү көчле тәэсир итешүдән аерылган, соңрак кварклар хасил булган, нуклеосинтез чорында гадәттәге химик элементлар формалашкан.
  • Матдә (тузан) өстен булу дәвере. Шул чорның башында электромагнит нурланышы матдәдән аерылган һәм реликт фон барлыкка килгән. Соңрак караңгы гасырлар барган, алар тәмамланганнан соң беренче йолдызлар нурланышы янә матдәне ионлаштырган.
  • Λ-өстен булу дәвере. Заманча дәвер.

Тереклекнең хасил булуы — Галәмнең киләсе дәвере, хәзер матдә үз-үзен оештыра ала.

Беренчел нуклеосинтезның төп төш реакцияләре беренче 3 минутта узган.
Дәвер Эволюция a(η) Һаббл даимие
Инфляцион aeHt H2=8π3ρvacMpl2
Нурланыш өстен булу at12 H=12t
Тузан дәвере at23 H=23t
Λ-өстен булу aeHt H2=8π3GρΛ
WMAP һәм Planck буенча космологик параметрлар
WMAP Planck
Галәмнең яше Калып:Math млрд.ел 13.75±0.13 13.81±0.06
Калып:Math км/с/МПк 71.0±2.5 67.4±1.4

Моны да карагыз

Әдәбият

  • Космогония / Б. Ю. Левин, С. Б. Пикельнер // Конда — Кун. — М. : Советская энциклопедия, 1973. — С. 251-254. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 13).
  • Космогония / Е. Л. Рускол // Конго — Крещение. — М. : Большая Российская энциклопедия, 2010. — С. 431-433. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. *Ю. С. Осипов ; 2004—, т. 15). — ISBN 978-5-85270-346-0.
  • Хромов Г. С. Планетарные туманности: Физика. Эволюция. Космогония. — М. : Наука, Глав. ред. физ.-мат. лит., 1985. — 296 с. — УДК 523.85.22(G).

Сылтамалар

Калып:Тышкы сылтамалар