Алгебраик чишелеш

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Алгебраик чишелеш яки радикалларда чишелеш ул ябык форма чагылдыру һәм махсусрак итеп әйткәндә ябык форма алгебраик чагылдыру, ул кушуга, алуга, тапкырлауга, бүлүгә, бөтен санга дәрәҗәгә күтәрүгә һәм n-ынчы тамырны алуга (квадрат тамыр алу, кубик тамыр алу һәм башка бөтен тамыр алу) нигезләнгән коэффициентлар төшенчәләре белән эш итеп алгебраик тигезләмәне чишү.
Иң киң таралган чишелеше мисалы:

x=b±b24ac 2a,

ул урта мәктәптә өйрәтелә, квадрат тигезләмә

ax2+bx+c=0

(биредә a ≠ 0).

Гомуми кубик тигезләмә өчен катлаулырак алгебраик чишелешләр бар.[1] Шулай ук дүртенче дәрәҗә тигезләмә өчен.[2] Абель–Руффини теоремасы[3]Калып:Rpнда исбатланганча бишенче дәрәҗә тигезләмә өчен алгебраик чишелеш юк, ягъни гомуми n дәрәҗәсе полином тигезләмәсе, n ≥ 5 өчен алгебраик рәвештә чишеп булмый. Шулай да, n ≥ 5 өчен кайбер полином тигезләмәләрнең алгебраик чишелешләре бар; мәсьәлән, x10=a тигезләмәсенең чишелеше x=a1/10. Шулай ук башка бишенче дәрәҗә тигезләмәләре мисалларын карарга мөмкин.
Эварист Галуа кайсы тигезләмәләрне радикалларда чишеп булу турында критерий керткән. Бу нәтиҗәнең төгәл формулировкасы өчен en:Radical extension (радикал киңәюен) карагыз.

Шулай ук карарга мөмкин

Искәрмәләр

  1. Nickalls, R. W. D., "A new approach to solving the cubic: Cardano's solution revealed Калып:Webarchive," Mathematical Gazette 77, November 1993, 354-359.
  2. Carpenter, William, "On the solution of the real quartic," Mathematics Magazine 39, 1966, 28-30.
  3. Jacobson, Nathan (2009), Basic Algebra 1 (2nd ed.), Dover, Калып:ISBN