Абсолют йолдызча зурлык

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
(65) Кибела астероиды һәм ике йолдызның күрсәтелгән күренүчән йолдызча зурлыклары

Абсолют йолдызча зурлык — астрономик объектның яктыртучанлыгын тасвирлаучы физик зурлык. Төрле объектлар өчен абсолют зурлыкның төрле билгеләмәләре бар.

Абсолют йолдызча зурлык (М) — 10 парсек ераклыгындагы объектның күренүчән йолдызча зурлыгы. Мәсәлән, Кояшның абсолют болометрик йолдызча зурлыгы (электромагнит дулкыннары барлык диапазонын исәпкә алып) = +4,7.

Әгәр m - күренүчән йолдызча зурлык, d - объектка кадәрге аралык булса, абсолют йолдызча зурлык:

M=m5lgdd0

биредә: d0 = 10 пк ≈ 32,616 яктылык елы

Тиешенчә күренүчән һәм абсолют йолдызча зурлыклар билгеле булсалар, объектка кадәрге аралыкны болай исәпләргә була:

d=d010mM5

Абсолют йолдызча зурлык яктыртучанлык белән бәйләнеше:

lgLL=0,4(MM)

биредә L - Кояшның яктыртучанлыгы, M — Кояшның абсолют йолдызча зурлыгы. Калып:Йолдыз сыйныфы

Кояш системасы

Кояш системасының объектлары өчен абсолют йолдызча зурлыгы башкача билгеләнә. Алар өчен абсолют йолдызча зурлык Кояштан һәм күзәтүчедән 1 а.б. ераклыгындыгы күренүчән йолдызча зурлыкка тигез.

Планетаның абсолют йолдызча зурлыгы g:

g=m02.5lgAr2,

биредә m0 — Кояшның күренүчән йолдызча зурлыгы

A — планетаның геометрик альбедосы, r — аның радиусы

Яки планетаның зурлыгы буенча:

g=m02.5lgA5lgρsin1=2.5lgA5lgρ0.23.

биредә: ρ - 1 а.б. ераклыгыннан планета күренгән почмагы

Астероидларның альбедо иң таралган саны 0,25 — 0,05.

Метеорлар өчен:

M=m5lgRK,
К - һавада йотылу өчен җаваплы төзәтмә
R — метеорга кадәр аралык
m - күренүчән йолдызча зурлык

Әдәбият

Калып:Йолдызлар