Карлыган

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Taxobox Карлыган Калып:Sfn (Калып:Lang-la) — Ташкуранчалар рәтенең Катырганчалар семьялыгына керүче ике өлешле чәчәкле үсемлекләр ыругы. Якынча 200 табигый төрне үз эченә ала. Махсус ботаник әдәбиятта ыруг шулай ук Крыжовник дип тә, хәзерге вакытта бу исем гадәттә берничә төр, мәсәлән, Гади крыжовник өчен генә кулланыла.

Атамасы

Ыругның латинча фәнни исеме гарәпчә Ribas сүзеннән килеп чыккан, ул бик ачы яфрак саплары булган үсемлек — рәваҗ сүзен аңлаткан. Испаниягә гарәпләр килү белән, атама анда үскән карлыганның әче җимешләренә күчерелә. Калып:Sfn

Татарча атамасы борынгы төрки телендәге карагат (карагана, карагал) сүзе үзгәрешенән килеп чыккан һәм алдан сәрви сыман куакны — караган (селек) куагын аңлаткан.[1]

Ботаник тасвирлау

Ыруг төрләре — шома яки чәнечкеле бәбәкле куаклар .

Яфраклары чиратлашкан, катлаулы.

Чәчәкләр ике җенесле яки ике өйле, биш үлчәмле, тәлгәш төркемнәренә тупланган. Чәчәк түшәге батынкы, җимшән белән тоташ (гипантий дип атала) һәм кырлары буйлап 5, гадәттә яшел касә яфракчыкларына күчә. Шулай ук 5 таҗ яфрагы бар, алар тоташ түгел. Серкәчләре шул ук санда. Җимешлек бер оялы Калып:Sfn, башка чыганаклар буенча, ике оялы Калып:Sfn, күп орлыклы. Ике баганачыгы бар. Чәчәкнең структурасы тотрыксыз.

Җимеше — сусыл җиләк . Очында кипкән чәчәк тирәлеге саклана.

Таралу һәм экология

Ыруг вәкилләре ике ярымшарның төньяк температуралар зонасында, шулай ук Үзәк һәм Көньяк Америка һәм Төньяк Африка тауларында очрый. Европада, Азиядә һәм Төньяк Америкада якынча 50 төре таралган, кайберләре континентның көньягына, Анд буйлап Магеллан бугазына төшәләр.

Рәсәйнең Европа өлешенең тигезлекләрендә 3 кыргый төре бар, Кавказда — 6. Күбесе Себердә, аеруча Көнчыгышта үсә.

Классификация

Таксономия

Калып:Bt, 1753, Sp. Pl. : 200

Карлыган ыругы Катырганчалар (Крыжовниковые, Grossulariaceae) семьялыгына, Ташкуранчалар (Камнеломкоцветные, Saxifragales) рәтенә керә. Калып:Таблица12211

Төрләр

Аларның кайберләре:

Тау карлыганы
Алтынсу карлыган
Балавыз карлыган
Тармакланган карлыган
Мальвасыман карлыган
Кызыл карлыган
Кан сыман кызыл карлыган
Ribes speciosum
Гади катырган

Калып:Div col

Калып:Div col end

Гибридлар

Күп санлы гибридлар үстерелә:

Кулланылышы

Кайбер төрләре һәм үзенчәлекле гибридлары җиләк -җимеш культуралары буларак киң үстерелә. Җиләк килеш ашаудан тыш, алар варенье, компот, желе, как, мармелад, сироп һәм спиртлы эчемлекләр (шәраб) әзерләү өчен кулланыла. Карлыган яфраклары һәм җимешләре ит һәм балык өчен тәмле өстәмә буларак, төнәтмә һәм чәй әзерләү өчен кулланыла.

Карлыганның күп төрләре бал бирүче үсемлекләр Калып:Sfn .

Ризыкны буяу өчен кара карлыган суы кулланыла.

Ыруг вәкилләре[2] нарат күгәреге барлыкка китерүче Cronartium ribicola гөмбәсенең арадаш хуҗалары.

Искәрмәләр

Калып:Искәрмәләр

Әдәбият

  • Род 713. Смородина — Ribes L. // Флора СССР =: в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1939. — Т. 9 / ред. тома С. В. Юзепчук. — С. 226—267. — 540, XIX с. — 5200 экз.
  • Ботанический словарь / сост. Н. И. Анненков. — СПб.: Тип. Имп. АН, 1878. — XXI + 645 с.
  • Калып:ВТ-ЭСБЕ
  • Вавилов А. С. Чудо-ягода (о смородине лежачей, или моховке) // Наука и жизнь : журнал. — 1988. — № 7. — С. 94.
  • Турова А., Сапожникова Э. О пользе чёрной смородины // Наука и жизнь : журнал. — 1988. — № 7. — С. 92—93.
  •  
  •   Архивная копия от 7 января 2012 на Wayback Machine
  1. Әхмәтьянов, Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А—Л). — Казан: Мәгариф — Вакыт, 2015. 372 б.
  2. Калып:Cite web