Гурген Саакян

testwiki проектыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Калып:Шәхес

Гурген Серобович Саакян (Калып:Lang-hy; 1913 елның 10 сентябре, Сарнахпюр, Россия империясе2000 елның 26 марты, Ереван, Әрмәнстан) — совет һәм әрмән физик-теоретигы, астрофизик, физика-математика фәннәре докторы (1963), профессор (1964).

Әрмән ССР ФА академигы (1982), Әрмән ССРның атказанган фән эшлеклесе (1970).

Тормыш юлы

Әрмәнстанның Сарнахпюр авылында (ул вакытта — Ани районы) туган. 1939 елда Ереван дәүләт университетын тәмамлый һәм шул ук елдан анда эшли башлый.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1945 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә[1]. Сугыштан соң Ереван университетында эшли, 1950 елдан — теоретик физика кафедрасы мөдире, 1967—1972 елларда — физик факультет деканы. 1950—1962 елларда Ереван физик институтында, 1962—1970 елларда Бюракан астрофизика обсерваториясендә эшли.

Төп хезмәтләре күк җисемнәренең үтә тыгызлыгы теориясе өлкәсенә карый. Виктор Амбарцумян белән берлектә беренче тапкыр термодинамик матдәләрнең атом-төш тыгызлыкларында һәм аннан югарырак булган үзенчәлекләренә системалы рәвештә тикшерү үткәрә, барлыкка килгән барион газдан йолдызлар модельләрен төзи. Гиперон йолдызлар турында төшенчәне кертә.

Ул беренче булып электроннарның нуклоннарга эластик таралышындагы почмак бүленешен анализлап, нуклоннар структурасын өйрәнә. πмезоннарның бозылган йолдыз матдәләренең термодинамикасында ролен өйрәнә. Ул алдан уйланган нейтронизация эффекты урынына пионизация эффектының булуын, шулай ук тыгызлыкның якынча 500 тапкырга сикерү белән бергә барган ​​электрон-атом-төш плазмасыннан өзлексез атом-төш матдәсе торышына күчүне билгели.

Бүләкләр

Басмалар

  • Саакян Г. С. Основы релятивистской теории гравитации (Учебно-вспомогательное пособие). — Ер.: Издательство Ереванского университета, 1987.
  • Саакян Г. С. Пространство — время и гравитация. — Ер.: Издательство Ереванского университета, 1985.
  • Саакян Г. С. Физика нейтронных звезд. — Ер.: Издательство Ереванского университета, 1995.

Әдәбият

  • Колчинский И. Г., Корсунь А. А., Родригес М. Г. Астрономы. Биографический справочник. — Киев: Наукова думка, 1986.

Искәрмәләр

Сылтамалар